Алар безнең белән, без алар белән!
Сишәмбе көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташ ир-егетләребезгә чираттагы ярдәм эшелоны озатылды.
Ир-егетләребез иминлегебез һәм тынычлык өчен көрәшә, шуңа күрә дә аларга ярдәм итү – һәрбер Ватандашыбызның изге бурычы. Беркем дә мәҗбүр итми, бу һәркемнең йөрәк кушуы буенча эшләнә тоган изге эш.
«Кайсы гына оешма-предприятиегә мөрәҗәгать итмик, барысы да күтәреп алды.99, 9 проценты да бердәм булып ярдәм кулы суздылар. “Горизонт” җәмгыяте коллективы ике мотоцикл китерде.Барысын да санап тормыйм, барысына да зур рәхмәт. Эшмәкәрләр, аерым кешеләр... берсе дә битараф калмады. Башка олаулардан аермалы буларак, бу юлысы егетләребез күбрәк төзелеш материаллары, запчастьларны күбрәк сорадылар һәм шуларга басым ясадык. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары клубы җитәкчесе Илсур Идиятовка рәхмәт. Ул инде менә ничәнче тапкыр гуманитар ярдәм илтә», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
Безнең һәрбер ярдәмебез – фронттагы ир-егетләребезгә барып җитсен, рухи көч бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев