Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Иң яхшы хат ташучылар бүләкләнде

Әлмәт почтамтының Азнакай бүлегендә газета-журналларга язылу буенча очрашу узды

Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, Әлмәт почтамтының Азнакай бүлеге җитәкчесе Марина Шәрипова, шәһәр һәм авыл почта элемтәсе бүлекләре хат ташучылары катнаштылар. Анда почта өлкәсендә башкарылган эшләр, алда торган максатлар һәм әлбәттә, район газетасына язылуның барышы, укучыларны борчыган проблемалар турында эшлекле сөйләшү булды. Җитәкчеләр фидакарь, авыр хезмәтләре өчен почтальоннарга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Алга таба да бергә, бердәм булып хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Соңыннан «Маяк» газетасына язылуны оештыруда актив катнашкан алдынгыларны бүләкләделәр. Шәһәр бүлекчәләрендә эшләүче почтальоннар арасында бу юлысы да Айгөл Кобычкина лидер булды. Авыл бүлекчәләре арасында Балтач бүлекчәсе хат ташучысы Дания Якупова беренче урынга чыкты. Җиңүчеләрнең икесенә дә «Маяк» газетасының күчмә кубогы тапшырылды. Бүләкләргә шулай ук подписка эшендә активлык күрсәткән башка хат ташучылар да ия булды.

Тулырак «Маяк» газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев