Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Бергә игелек кылабыз

Нефтьчеләр “Әкият”тә кунакта

“Татнефть”нең 75 еллыгына багышлап, быел Компания “75 ел игелек кылабыз” дигән исем астында масштаблы социаль проектлар бәйгесенә старт бирде.

Бу проектлар нефть төбәгенең төрле шәһәр һәм районнарда тормышка ашырыла.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлегендә “Азнакайнефть” идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы Роман Балаев та бар. Аның проекты “Традицияләр энергиясе” номинациясендә җиңеп, “Өч буынның очрашуы”на әверелде.

Узган ял көннәрендә нефтьче-ветераннар һәм Азнакай территориясендәге беренчел профсоюз оешмасы вәкилләре, яшь белгечләр һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр гаиләләре белән бергә “Сказка” (“Әкият”) ял базасына җыелды. 150 ләп нефтьче онытылмас, истәлекле бәйрәм кунаклары булдылар.

Очрашу программасы бик бай һәм рухландыргыч иде. Футбол һәм волейбол ярышларында һәркем үз көчен, тизлеген сыный алды. Дартс һәм өстәл теннисы иң өлгер һәм төгәл кунаклар күңеленә хуш килде. Аркан тартышуда исә нефтьчеләр тулы династияләр булып катнаштылар һәм үзләренең бердәмлекләрен янә күрсәттеләр.

Гүзәл Ык елгасы буенда балык тоту кунакларга аеруча ошады. Бу көнне беренче тапкыр кармак белән танышкан балалар да бар иде. Ә кайбер оста балыкчыларның мул “уңышлары” барысын сыйларлык балык шулпасын пешерергә дә җитте. Бәйрәм “Ритмы Селены” төркеменең концерты белән тәмамланды. Нефтьчеләр озак кына учак янында гитара моңы астында хезмәттәшләре, дуслары белән матур хатирәләрен искә алып, гәпләшеп утырдылар. Бу күңелле чарадан һәркем канәгать һәм рәхмәтле калды.

Барыбызга да бик ошады. Шундый әкияти могҗиза бүләк иткәннәре өчен “Татнефть”кә һәм оештыручы коллегаларыбызга рәхмәт, дип тәэсирләре белән уртаклаштылар катнашучылар.

Мондый чаралар – ял гына түгел, ә бәлки “Татнефть”нең корпоратив мәдәниятенең мөһим өлеше, буыннар бәйләнеше, сәламәт тормыш рәвеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев