Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачылык

Азнакайлылар өрек агачлары да үстерә

Азнакайның оста бакчачысы – Әлфия Хәлимовадан җылы як җимеш агачларын үстерү буенча киңәшләр

Җимеш агачлары һәм куаклары утыртыр чак җитте. Хәзер һәр бакчада иртә һәм соң өлгерә торган алмалар үсә. Күпләр районлаштырылган  тәмле грушалар да утырталар. Оста бакчачыны виноград белән дә шаккаттыра торган түгел. Азнакайлылар аның Кодрянка, Алешенькин, Виктор, Фурадон, Лора, Талисман кебек эре, баллы сортларын да үз иттеләр.

Селекционерлар  өрек (абрикос) һәм төче чиянең (черешня) дә районлаштырылган сортларын чыгардылар. “Сездән моннан 3-4 ел элек алган үсентеләр инде мул уңыш бирә”, – дип сөенеп хәбәр итәләр бакчачылар. Быел кыш салкын булса да, агачлар өшемәде, чәчәк бөреләре күренә. Димәк, тагын уңыш мулдан булачак.

Өрек, төче чиядән яхшы уңыш алыр өчен бер участокта иртә өлгерә торган культураларның берничә сортын утыртырга кирәк. Өрекнең Северный, Триумф, Чемпион Севера, Сын Краснощекого, Десертный, Погремок, төче чиянең Ипуть, Ревна, Брянская, Розовая, Ленинградская, Черная, Фатеж сортлары көньякта үскәннәрдән һич калышмый: җимешләре эре, баллы, сусыл.

Әлеге культураларны башка җимеш агачлары кебек үк тәрбиялисе. Иртә язда корткычларга каршы Алатар, Фуфанон, авыруларга каршы бордо катнашмасы сиптерергә, җимешләнгәч, тагын бер кат эшкәртергә кирәк. Беренче ике ел эчендә тамыр системасы формалашканда күп итеп су сибәргә (бер сипкәндә 5-6 чиләк), сезонга берничә тапкыр минераль һәм органик ашламалар белән тукландырырга. Язын азотлы, көзен калийлы-фосфорлы ашламалар кертү отышлы. Октябрьдә нык кына су сибәргә һәм корткычлар белән авыруларга каршы эшкәртергә.

Безнең бакчаларда тагын бер үзенчәлекле культура – күк җиләк (голубика) тә үсә. Ул бакчачылар арасында нык популярлаша бара. Кышны яхшы чыктылар. Күк җиләкне кояшлы урынга, ачы туфракка утыртырга кирәк. 50х50 см зурлыкта чокыр казып,  төпкә ачы торф белән ылыс катнаштырып салырга. Сезон эчендә берничә тапкыр 10 л суга 1 аш кашыгы лимон кислотасы салынган су сибәргә, минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк. Күк җиләк 2-3 елдан уңыш бирә. Кышка капларга кирәкми. Тамырларын ылыс яки нарат, чыршы күкрәләре белән капларга була.

Селекционерлар кара бөрлегәннең (ежевика) Натчез, Блук Сабин, Тари фри, Осейдинг, крыжовникның Колобок, Грушенька, Северный каптан, сырганакның (облепиха) Чечек, Янтарная, Джемовая кебек чәнечкесез, эре җимешле, җыярга уңайлы сортларын да чыгардылар. Шулай ук миләш белән баланның да әче булмаган сортлары бар.

Азнакайлылар арасында декоратив куаклар да бик популяр. Алар белән участокларда ял, кояш төшми торган урыннарны матурлыйлар. Безнең максат – бакчалар ел дәвамында чәчәккә күмелеп, хуҗаларын сөендереп торсын, шуңа күрә һәрчак бакчачыларга киңәш бирергә әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев