Урсай авылында батырлар хәтере мәңге саклана!
1 августта Урсай авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Яхин Ильнур Ришат улының хәтеренә «Таяк тарту» буенча турнир үткәрелде.
Чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән төп спонсор — Хафизов Айрат Шагадатович һәм аның гаиләсе — аерым рәхмәт сүзләре белән искә алынды. Аларның тырышлыгы чараның уңышлы үтүендә мөһим роль уйнады.
Бу истәлекле көнне махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әти‑әниләрен дә игътибардан читтә калдырмадылар. Аларга ихлас хөрмәт белдерделәр, терәк һәм тынычландыру сүзләре җиткерделәр. Шулай ук авылдашыбыз, хәзерге вакытта ялында булган Назмутдинов Ленар Ринат улы да үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде.
Көч сынашу бәйгесе ике категориядә — ир‑атлар һәм хатын‑кызлар арасында — үтте. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр.
Турнирда Әгерҗе, Әлки, Сукаеш, Бирючевка һәм үзебезнең Урсай җирлегеннән килгән спортчылар чын көч, матурлык һәм гаделлекле көрәшне күрсәттеләр. Аларның көч сынашуы тамашачыларда горурлык хисе уятты.
Бәйрәмнең ахырында авыл халкы һәм кунаклар тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Батырлар истәлеге мәңге йөрәкләрдә сакланыр!
Чыганак : Азнакай район Советы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев