Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БӘЙГЕЛӘР

Татшуган авылында «Бу – минем йорт!» исемле иҗади бәйге узган

Балалар арасында оештырылган әлеге бәйгедә 17 бала катнашкан

Туган җиребезгә мәхәббәт чишмәсе авылларыбыздан башлана. Ул бала күңеленә гомерлеккә сеңеп кала. Татшуганлылар бу хакыйкатьне яхшы аңлыйлар һәм чарасын да күрәләр.  Һәр елдагыча менә быел да  Татшуган авылының социаль челтәрендә балалар арасында  туган җиребезгә багышланган видеоязмалар әзерләү буенча бәйге оештырылган.  Аны оештыруда  башлангыч мәктәп белән берлектә авыл ветераннар советы аеруча актив булган.

Бәйгедә авыл мәктәбе укучылары, шулай ук җәйге каникулга кайткан 17 бала катнашкан. Арада Азнакай, Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Санкт Петербургтан кайткан балалар да бар. Алар туган телебездә җәйге авыл тормышын, туган йортларыбызның, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен тасвирлаган җырларга үреп ясалган видеоязмалар әзерләгәннәр. Аларны караганда,  Татшуган авылы халкының  иҗатка сәләтле булуына, активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Мондый язмалар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә, тел байлыгын, фикерләү сәләтен арттыра, туган нигезләребезгә ихтирамыбызны, мәхәббәтебезне арттыра. Ул  балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештырырга да  ярдәм итә.  

Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗәләр ясалган. Авыл башлыгы Хәертдинов Мансур Шәфәгать улы бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырган. Ул бәйгене оештырган мәктәп директоры Нурания Гыймаевага, авыл тарихын балаларга җиткерүгә зур өлеш керткән, төбәкче Рүзилә Шәйхуловага, бәйге иганәчесе  – авыл кибете хуҗасы Илмир Мөгътәсимовка, балаларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биргән авыл абыстае Айсылу Исламовага, мәдәният йорты, мәктәп коллективына рәхмәтен җиткергән. Бәйрәм чәй табыны артында җыр-моңга үрелеп дәвам иткән.

Җиһангиров Нурислам Рим улы,4 яшь.

«Бигрәк рәхәт авылда, әби-бабай янында» Сайфуллина Әмирә Райхан кызы Сайфуллин Әмирхан Райхан улы Сайфуллин Эмин Илназ улы–Марат

Зиятдинов Кәрим, Нәзилә. Мин-Татшуган малае.

Гимазетдинов Риналь. Мин- авыл малае.

Исламовлар гаиләсе:Сәйдә, Әмин, Йосыф. Мансурова Мәрьям, Мәдинә. Әби- Бабайда кунакта

Зарипова Ясминә, Камил. Авылга, авылга, авылга! Күңел тарта авылга!

Җиһангирова Әдилә. Авылым чишмәләре.

Маннанов Айдар. Минем урам- минем йорт.

Җиһангирова Язилә. Туган авылыма.

Шакиров Әмирхан Илдар улы. Әбидә-кунакта.

Маннанова Илүзә һәм Илгизә эше. Сагыну.

Хәертдинова Лэйсән.

Хәертдинова Ләйсән.

Рамазанова Афина, Әхтәмов Тамерлан. Әбиемне кунакта- авылда рәхәт.

Айгизә, Рияз, Аяз Газыевлар. Без әнкәйнең биш шатлыгы идек. Әбигә багышланган видеоролик

Сибгатуллина Ясминә.Туган ягым - яшел бишек.

Вильданова Милена. Өй артыбыз гөлбакча.

Ахтямов Ильдан, Илзилә, Илмира. Үткәннәргә килә кайтасы.

Фәртдинов Низам. Нурлы йөзле, шат күңелле, Иң шәп бабай син генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев