Азнакайда “Чаналар-2026” һәм “Күрше чәе” фестивальләре узды
Бу ике бәйрәм бергә үрелеп, азнакайлылар күңелендә бәйрәм рухы, онытылмас мизгелләр тудырды.
Шәһәрнең Ишкәев исемендәге парк 6 гыйнвар көнне гөр килде. Самоварларда чәй кайнады, мичтә коймак пеште, җыр-биюләр күңелләрне күтәрде, ә чаналар ярышына килүчеләр бәйгегә әзерләнделәр...
Бәйрәм чараларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул азнакайлылар һәм килгән кунакларны Яңа ел, менә районыбызда матур традициягә әйләнгән “Чаналар - 2026", һәм әле яңа башлангыч алган “Күрше чәе” фестивальләре белән тәбрикләде, бәйгедә катнашучыларның уңышларга ирешүләрен теләде, оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде.

Еллар узган саен чаналар бәйгесенә тагын да ныграк, матуррак итеп әзерләнеп киләләр, ә инде фантазиягә чикләр юк. Быел бәйгегә 30 команда әзерләнгән. Алар арасында авыллар (авыл мәдәният йортлары), мәктәпләр, мәгариф һәм мәдәният оешмалары, оешма-предприятие командалары бар. Мәртәбәле жюри әгъзаларына алар арасыннан тагын да яхшыракларны сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр. Благодатное күпфункцияле үзәк командасы - “Иң креатив чаналар”; Әлкәй командасы – “Иң оригиналь костюмнар”; Актүбә бистәсе 2 нче мәктәбе –“Җиңү чанасы”; Урманайлылар – “Ерак барган саен якынрак”; Татшуган, Камышлы, Мәсгут командалары “Майланган кебек” (таудан иң тиз төшү) номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Әгерҗе, Азнакайдагы 8 нче һәм 9 нчы мәктәпләр, үзәк китапханә. Чәкән, Карамалы, Микулино, Бүләк, Мөслим, Югары Стәрле авыллары мәдәният йортлары командалары – иң актив катнашучылар булып танылдылар.
- Ирекле (Газизуллиннар гаиләсе), Вахитов мәдәният йортлары командалары һәм Азнакайдагы икенче мәктәп командасы - өченче;
- Актүбә бистәсе (“33 богатыря и дядка Черномор”), Мәнәвез, Уразай авыл мәдәният йортлары һәм Азнакай 7 нче мәктәп командалары – икенче;
- Яңа Юл күпфункцияле үзәк, Туйкә авыл мәдәният йорты , Азнакай 1 нче урта мәктәп командалары - беренче урынга лаек булдылар.
- Гран прига исә “Бөгелмәгаз” җәмгыятеннән Азнакай газчылары лаек булды.
Бәйрәм әле озак дәвам итте. Олысы да, кечесе дә ...һәммәсенә шөгыль табылды. Кем биеде, кем җырлады, кемнәр күршеләре белән хәл-әхвәл белешеп, тәмләп чәйләр эчтеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән “Күрше” фестиваленең максаты да нәкъ менә күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәтне ныгыту бит. Өлкәннәребезгә күчтәнәчкә тәмле үлән чәйләре дә өләшенде. Нәниләребез әти-әниләре белән бергәләп чаналарда, чыршы әйләнәли катокта шудылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Менә шулай күңелле генә башланган көннәребез тырыш хезмәт белән кушылып, ел буена дәвам итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев