Төнге салкыннардан соң Татарстанда температура фонының акрынлап күтәрелүе башланачак
Һава торышы

Төнге салкыннардан соң Татарстанда температура фонының акрынлап күтәрелүе башланачак

Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанда температура күтәрелү башлана.

Республика өстендәге күк аязучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз.

Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм бераз көчәячәк – 5-10 м/с. юлларда бозлавык.

Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (аязганда -27 градуска кадәр) көндез төбәктә һава -9, -14 градуска кадәр җылыначак (Казанда -9, -11 градуска кадәр).

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында Татарстан яңадан атмосфера фронтлары хакимиятендә булачак. Акрынлап җылыну дәвам итәчәк.

Источник «Татар-информ»

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев