Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Зөһрә Вәлиуллинадан пәхләвә рецепты.

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Башта 4 стакан онны 300 грамм акмай белән уалыйбыз, аңа 3 йомырка сарысы, 300 грамм каймак, 1 чәй калагы сода өстәп, камыр ясыйбыз hәм бер сәгатькә суыткычка куябыз. Вакыт үткәч алып, 8 кисәккә бүләбез дә җәймәләр тәгәрәтәбез.

Эчлек өчен 4 йомырка агын 2,5 стакан шикәр комы белән бутыйбыз, аңа 2 стакан вакланган эстерхән чикләвеген салып бутыйбыз. Бик нык вак итмәскә!

Майланган табага җәймәне җәябез, өстенә эчлек салабыз, шулай берәм- берәм барсын да куеп чыгабыз. Иң өстэ җәймә була. Аннан бик сак кына ромбикларга кисеп чыгабыз, өстенә йомырка сарысы сөртәбез, ромбиклар өстенә чикләвек куеп чыгабыз, 200 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешерәбез.

Аннан мичтән алабыз hәм 50 грамм акмай кушып эретелгән 2 аш кашыгы балны пирог остенә сибеп чыгабыз. Тагын 5-10 минутка мичкә куеп алабыз. Авызда эреп тора торган тәмлушкәләр була!

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев