Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Мөнирә Абдуллинадан тутырылган кабак рецепты

«Уңган хуҗабикәләр кабактан ниләр генә әзерләмиләр хәзер,» - дип сүзне башлады Мөнирә апа.

"Сезгә үзем пешерергә яраткан тутырылган кабак рецепты тәкъдим итәм. Моның өчен, уртача кабакны сайлап алырга, тышын юарга. Пычак белән 6-7 см диаметрда капкачын ачарга (капкач тоткалы булып чыга) һәм аш кашыгы белән кабак орлыкларын алырга кирәк. Кабакның эчен алгач, эченә бүрттерелгән дөге һәм йөзем яки дөге һәм ит фаршы, тоз, атланмай, тәмләткечләр салырга. Капкачын ябып, духовкага куярга. 45-60 минуттан бик тәмле ашамлык әзер дә була," - дип, һәммәбезгә тәмле ашлар теләп, шундый уңайлы тутырылган кабак рецепты белән бүлеште Мөнирә апа Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев