Азнакай хуҗабикәләренә грушадан кайнатма рецепты
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә грушадан кайнатма рецепты

Бакчада грушалар җитеште. Алардан кайнатма тәмле була.

Мин 1кг грушага шул күләмдә шикәр комы салам. 


Башта грушаларны юып турыйбыз. Табакта, аз гына су салып, шикәр комын сүрән утта эретәбез һәм грушаны салып, алтынсу төскә кергәнче кайнатабыз. Тәм өчен берничә кисәк лимон салам. 


Кайнар килеш стериль банкага салып, калай капкач белән ябам. Озак сакламаганда, суытып, капрон капкач белән япсаң да ярый. 

 


 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев