Балаларны яклау көне уңаеннан Азнакайда узачак барлык чаралар 8 июньгә күчерелде
АФИША

Балаларны яклау көне уңаеннан Азнакайда узачак барлык чаралар 8 июньгә күчерелде

Бәйрәмне кичктерү һава шартлары начар булу сәбәпле башкарылды.

Балаларны яклау көне уңаеннан Азнакай шәһәрендә узачак барлык чаралар да һава шартлары начар булу сәбәпле 1 июньнән 8 июньгә күчерелде.

Алар Татарстан мәйданында, Ишкәев исемендәге паркта, “Шифа” сәүдә үзәге каршында һәм Игелеклелек паркында узачак.

10.00-11.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында “Менә җәй дә килеп җитте” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

10.00-17.00 сәгатьләрдә Ишкәев исемендәге паркта атракционнар эшләячәк.

14.00-15.00 сәгатьтә Игелеклелек паркында мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узачак.

“Шифа” сәүдә үзәге каршында:

14.00-18.00 сәгатьләрдә балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре күргәзмәсе;

15.00-15.30 сәгатьтә балалар өчен анимацион программа;

16.00-16.45 сәгатьтә “Азнакай сандугачы-2018” төбәк фестиваленең гала-концерты;

15.45-17.30 сәгатьтә балалар коллективлары катнашында концерт;

17.30-18.00 сәгатьтә – “Холли буяулары” күңел ачу программасы;

14.00-18.00 сәгатьләрдә массакүләм спорт чаралары, квадрацикл, паровоз, ике катлы автобуста, атта йөрү, батутларда сикерү һ.б.

17.00-18.00 сәгатьтә балалар өчен дискотека, кызыклы уеннар.


19.00-22.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында татар эстрадасы артистлары катнашында хәйрия концерты.


КАТНАШАЛАР:

  • Гөлдания Хәйруллина,
  • Әбри Хәбриев,
  • Азат Тимершәех,
  • Булат Җиһаншин,
  • Фидәрис Мортазин,
  • Нияз Сафиуллин,
  • Рөстәм Гыйльфанов,
  • Хәмит Мәткәримов һәм Алсугөл,
  • Илзидә Госманова,
  • Римма Никитина,
  • Ринас Әхмәтов,
  • Нәргиз Камалов,
  • Илназ Динмөхәммәтов һәм башкалар.

Әлеге хәйрия концертында җыелган акча райондашларыбыз – 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанованы яман шештән дәвалауга тәгаенләнгән:

  • Мостафин Ислам Марсель улы, 21.09.2013, ДИАГНОЗ: краниофарингиома адамантиподобная, вторичный гипотиреоз, продолженный рост опухоли. КИРӘК: лучевая терапия на протонном ускорители в протонном центре МИБС г.Санкт-Петербурга. БӘЯСЕ – 1 800 000 сум.
  • Мөхәмәтҗанова Әдилә Ринат кызы, 04.10.2015, ДИАГНОЗ: нейроблостома забрюшинного пространства, с метастазами в костный мозг, печень, поджелудчную железу и кости черепа. КИРӘК:  көн саен яшәешне тәэмин итүче дарулар.

Балаларга ярдәм күрсәтеп, без аларга дөньяда иң кыйммәтле булган ТОРМЫШ бүләк итәбез! Бергә булыйк, бердәм булыйк, хәйрия концертында актив катнашыйк!

Фото pixabay.com


Нет комментариев