Конкурста катнашыгыз!
Яңа ел бәйрәме алдыннан урамнарны, йорт, бина тирәләрен бизәү, кардан, боздан төрле сыннар урнаштыру гомер-гомергә матур традиция булды. Быел да биналар, урамнар матур утларга төренде, һәр тарафта бәйрәм рухы сизелә.
Яңа ел бәйрәме кысаларында районда быел да “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” традицион конкурсы игълан ителде.
Җиңүчеләр сигез номинациядә билгеләнәчәк һәм бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы бизәлеш өчен авыллар, предприятиеләр, мәктәп учреждениеләре, клублар, спорт учреждениеләре, ФАПлар бүләкләнәчәк. Үзләренең ишегалларын бәйрәмчә бизәгән, бәйрәм рухы тудырган азнакайлыларның тырышлыгы да читтә калмаячак. Бәйгедә “Иң матур ишегалды бизәлеше” дигән номинация дә бар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев