Азнакайда чаңгы сезонын ярышлар белән ябачаклар
Әле кайчан гына җиргә кар ятып, чаңгы сезонын ачкан идек, инде март аеның уртасы да җиткән. Ни генә дисәң дә, яз барыбер үзенекен итә.
Тиздән кары да әкренләп эри башлар. Ә бу чаңгылар янә чоланга “менеп кунаклаячак” дигән сүз.
Азнакайда, гадәттәгечә, быел да кышкы сезонны чаңгыда узышып ябачаклар.
Ярышлар 14 март көнне чаңгы базасында оештырыла. Беренче узышларга старт 10.00 сәгатьтә бирелә. Анда теләге булган барлык азнакайлылар чакырыла.
Шунда ук “чаңгыда йөгерү” буенча ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булачак. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев