Сиңа дәшәм
27.01.2025 Ставропольский край, г. Будённовск Александр Безгодкин
Я Аллаһым, сиңа мең шөкер,
Күрсәткәнгә, яшәү кадерен.
Яшәп туймам, булганына шөкер,
Аңлатканга, тормыш кадерен.
Ишет мине Раббым, сиңа дәшәм,
Сиңа диеп, шигырь язамын.
Мин бәхетле бүген, сиңа әйтәм,
Сиңа диеп, дога кыламын.
Рәхмәт сиңа, синең белән генә,
Мин бәхетле, шушы тормышта.
Бары тик син, бары син генә,
Алып килдең, бәхет тормышта.
Вәгъдә итәм, сине калдырмасмын,
Чыкканда да, тормыш артына.
Онытмамын сине, югалтмасмын,
Киткәндә дә, офык артына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев