Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Әдәбият

Син бәхетлеме?

Александр Безгодкин Крым, полуостров 21.09.2025…

Тормыш сукмагыннан барганда,  
Очраттым да синнән сорадым.  
Дустым, тукта! Күзләр карашканда, 
 "Син бәхетлеме?" – диеп сорадым. 

Син дәшмәдең, тыныч кына бардың,  
Үз сукмагың, үз язмышың.  
Шул чагында күзләреңдә күрдем –  
Бөртек-бөртек яшьләр тамчысын.

Аңлап алдым кинәт, әйтмәсәң дә,
 Авыр димәк синең язмышың.  
"Нигә?" – диеп синнән сорасам да,  
Җавап булмас ахыр сорауның... 

Тик син җавап бирдең кинәт кенә: 
 "Мин бәхетсез!" – дидең кискен генә.  
Сөйләдең язмышыңны әкрен генә,  
Атлап сукмактан салмак кына... 

"Әти-әни җылысын сизмәдем, 
 Сизү түгел, хәтта күрмәдем...  
Булмадылар алар кырларымда – 
 Әбиемнең үстем кулында... 

Әти җылысын мин күрмәдем дә,  
Хәтта бабай булмады янымда.  
Әткәй тәрбиясен белмәдем дә,  
Үстем мин бары әби янында…

 Хәзер үстек, үзебезнең тормыш,  
Тик соравым бар язган язмышка:  
“Әти-әниле ничек икән тормыш?'  
Булмады бит алар язмышта... 

Инде хәзер үзем белән яшим,  
Язгандыр Ходай шундый язмышны
Әби дә юк, үзем ялгыз яшим 
Язмышмы бу, әллә сынаумы!?

" Син туктадың, ә күңелем минем  
Өзелепләр елый туктаусыз.  
Бары Раббым, язмышымны минем  
Калдырма, зинһар, әткәй-әнкәйсез...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев