Шигъри тәлгәшләр
Каләм очында: кышкы бизәкләр
Бу көннәрдә редакциябез почтасына Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы... турында шигырьләр бик күп килә. Шуларның берсе – Чалпы авылыннан Рәмзия Хәйруллинаның шигырен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Балачагым чыршылары
Рәмзия Хәйруллина
Күз алдыма килеп китте:
Күңел быел ак кар көтте.
Чыршы бизәр чаклар җитте!
Чыршы бизәп, ап-ак кышта
Күңел күтәрелә иде...
Кыш бабай һәм Кар кызына
Күзләр гел текәлә иде...
Шигырь сөйләп, җырладык та,
Күмәкләп бию биедек...
– Безнең сыйныфның чыгышын
Кыш бабай ошатты! – дидек...
Нык ышанып Кыш бабайга,
Гел текәлдек капчыгына!
Безнең күңелләр шат иде,
Чыршыбыз да зифа иде.
Маска киеп,җәнлек булдык,
Калфаклы Кар кызы идек.
Кар бөртекләре булып та
Чыршы әйләнеп биедек.
Начардырмы, юктырмы ул
Чыршы бәйрәмендә булу?!
Безнең сәләтне ачарга
Кирәктерме чыршы булу?
Чыршы тирәли балалар,
Укытучылар әйләнә.
– Хуш киләсең Яңа ел! – дип,
Изге теләкләр теләнә!
Кунак булып кайтам әле
Шул балачак бәйрәменә,
Кар бөртекле, Яңа еллы
Чыршыбыз әйләнәсенә!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев