Тапкырлыкта һәм җитезлектә ярыштылар
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгенең туристик-туган якны өйрәнү бүлеге Гаилә көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрде.
Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары чакырулы иде. “Әти, әни һәм мин – туристик” гаилә бәйгесендә алар җитезлектә көч сынаштылар, туган якны өйрәнү һәм экологияне саклау буенча төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
Чарада шулай ук район күләмендә уздырылган “Минем гаилә гербы”, “Минем гаиләм, минем шәҗәрәм” бәйгеләрендә катнашучылар һәм җиңүчеләр дә катнаштылар. Аларны район мәгариф идарәсе методисты Елена Бойчук сәламләп, барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җиңүчеләр исә акчалата сертификатлар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Кунаклар балаларның эшләре белән дә таныша алды.
Гаилә көненә багышланган чара күтәренке рухта үтте, гаилә турында җырлар яңгырады, фотозона, аркан паркы эшләде, педагоглар балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырды.
Мондый бәйрәмнәр балаларда әти-әниләренә карата җылы хисләр тәрбияли, алар гаилә әгъзаларын тагын да берләштерә. Балаларыбызның барысы да бәхетле, тату, тулы гаиләләрдә үссеннәр иде!
Светлана Галиева, Балалар иҗаты үзәгенең туристик-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев