Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ (Үрнәк гаилә - ил терәге)

Сөю хисен саклап йөрәкләрдә

Районыбызда эшләп килүче “Гөлстан “әдәби берләшмәсе үз эченә нинди генә һөнәр ияләрен берләштерми: укытучылар да, хисапчылар да,табиблар да, журналистлар да, тарихчылар да, инженерлар да бар анда

Аларның һәммәсен дә үзләренә генә хас булган нечкә тоемлы йөрәк хисләре һәм иҗатка тартылу берләштерә. Шундый үзенчәлекле шәхесләрнең берсе – Илдар Батыршин.

Тумышы белән ул Текмәле (хәзерге Ишкәй) авылыннан. Әтисе Вагыйз абыйны Митрәй авылына (ул вакытта “Чапаев” колхозы) колхоз рәисе итеп билгеләгәч, 1958 елда Митрәй авылына күченеп киләләр алар. Мәктәпне тәмамлаган яшүсмер Төмән шәһәрендә авиатехник училищеда белемін арттыра. Аннан соң 3 ел Салехард шәһәрендә аэрофлотта авиатехник, 1975 елдан 17 ел буе Чаллы шәһәрендә автомобиль заводында хезмәт куя. Беренче номерлы “КамАЗ” машиналарын җыюда катнаша. Эшләү дәверендә слесарь-җыючы хезмәтеннән профсоюз рәисе, капиталь төзелеш берләшмәсе җитәкчесе, кадрлар бүлеге җитәкчесенең ярдәмчесе, ”Малахит” төзелеш компаниясе рәисе кебек җаваплы урыннарда хезмәт куя. 1992 елда гаиләсе белән Актүбә бистәсенә килеп төпләнәләр. “Азнакайнефть” идарәсе системасында ЦППД да өлкән механик, нефть җайланмаларына диагностика үткәрү бүлеге инженеры вазифаларын башкарып, лаеклы ялга чыга. Кайда гына хезмәт куйса да, хөрмәткә лаек була. Хисапсыз мактау кәгазьләре дә әнә шул хакта сөйли.

Шушы урында сезгә Илдар абый белән Тәнзилә апаның танышу тарихын да бераз сөйләп үтим әле. Илдар абый Зәй районы Сәвәләй авылы егете, бүгенге көндә халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Виталий Агапов белән яшь чагыннан ук бик дус була. Шушы мөхтәрәм артистыбыз аларның Тәнзилә апа белән танышуларына сәбәпче була да инде. ”Илдар, сезнең районнан бик тә акыллы бер кызны беләм. Мин үзем бик-бик теләсәм дә, аның йөрәген яулай алмадым, әйдә, сезне таныштырыйм әле!” – ди. Илдар абый Тәнзилә апага бер күрүдән гашыйк була. Кыз да егетне үз итә. Гомерлек яры белән танышыр алдыннан гына Илдар Батыршин Төмәндә радиолар курсын “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаган була. Тик сәламәтлеге бераз какшау аркасында авиациядә радист булып китә алмаса да, Новороссийск шәһәренә диңгезгә йөзүче итеп чакыру ала. Әмма Тәнзилә апага булган ихлас мәхәббәте аны еракка китүдән йолып кала. Шушы саф сөюдән аларның ике кызлары дөньяга аваз сала.

Тәнзилә апага гомере буе рәхмәтле Илдар абый.

– Үзе пөхтә, үзе уңган хуҗабикә ул. Кызларыбызны да үз үрнәгендә үстерде, – дип җылы хисләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем. Хатын-кызларның матур-матур шигырьләр иҗат итүенә әлләни шаккатмыйм мин. Ир-егетләрнең күңел хисләре түшәлгән шигъри юлларга исә, таң калам. Илдар абый да үзенең кичерешләрен шулкадәр нәфис иттереп язып куя ки, аларны укый башлауга, ирексездән ”каз тәннәре” чыга. Бәлки моның сәбәпчесе анын җәмәгате Тәнзилә ападыр дигән уй аларның мәхәббәт тарихын белгәнче үк килгән иде минем башыма. Илдар абый белән аралашуга, үземнең бер генә дә ялгышмаганымны тагын бер кат аңлап куям. Әйе, Тәнзилә ханым аңа канатлар куючы, аны үсендерүче, мактаучы, илһамландыручы кеше икән ләбаса! Шулай булмый ни, яшьлектә бер-берләрен сөешеп кавышкан, бүгенге көндә дә аккошларга тиң матур парлар алар.

Илдар абый күптән түгел үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Җәйләрен бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә ул. Әле ул гынамы… Юкә агачыннан уеп, искиткеч матур эшләнмәләр, сыннар иҗат итә. Әлеге агач эшләнмәләре белән дә 10 елдан артык шөгыльләнә икән инде. Бик тыйнак кына: “Искитәрлек әллә ни мактаныр эшләрем юк, сеңлем”, – дисә дә, җан җылысы сеңгән иҗат җимешләрен күрүгә, үзеңне бер тылсым дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Әле ул үзе тудырган кул эшләрен кешеләргә бүләк итүдән тәм табучы олы йөрәкле, юмарт кеше дә!

Әлеге күркәм гаилә 45 ел бергә үрнәк, тату гаилә булып гомер кичерә.

Шулай булсын, парлап корган матур нигезегез әле бик күп еллар балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз өчен дә сыңгыр җылы ояның нурларын сүндермәсен! Бергә-бергә сөю-сәгадәттә яшәп, гомер көзләренә җитәкләшеп керергә язсын!

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев