Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Шәһәребезнең булачак әниләренә файдалы әнгәмә үткәрделәр

Азнакай шәһәре ЗАГСы бүлегендә «Яшь әти-әниләр» проекты кысаларында булачак әниләр белән очрашу узды.

Анда социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов, Яшьләр һәм туризм идарәсе җитәкчесе Миләүшә Минһаҗева, табиб акушер-гинеколог Айгөл Кидрасовалар катнаштылар.

Дамир Гыйләҗев чарада катнашучыларны сәламләп, булачак әниләрне көтеп алган шатлыклары белән тәбрик итте. Ул бала тормышында гаиләнең, аеруча тулы гаиләнең, әһәмиятен ассызыклады, дәүләт тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. 

— Мин, өч бала әтисе буларак, балаларның тормышта нинди урын тотуын яхшы аңлыйм. Ныклы гаилә төзү, тәртипле, лаеклы балалар тәрбияләү — безнең төп бурыч, — диде ул. 

Нәфис хәзрәт Хәкимов булачак әти-әниләрне балага исем сайлаганда игътибарлы булырга өндәде:

— Исем — ул гомерлек, аның мәгънәсе кешенең язмышына да тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә, төрле сериал геройларына, җырчыларга һәм башкаларга охшарга тырышып исем сайламаска кирәк, — диде ул. 

Акушер-гинеколог Айгөл Кидрасова булачак әниләрнең игътибарын бу чорда туклану, витаминнар кабул итү һәм табиб билгеләгән анализларны үз вакытында бирү кебек мәсьәләләргә юнәлдерде.

Миләүшә Минһаҗева чарада катнашучыларны «Тау» Яшьләр үзәгендәге «Әниләр көне» берләшмәсенә чакырды. Анда әниләр һәм булачак әниләр өчен төрле файдалы чаралар: мастер-класслар, сәламәтлек, матурлык экспертлары, нейропсихологлар белән очрашулар уздырыла, кинофильмнар карыйлар икән. 

Район Советы оештыру бүлеге начальнигы Эльвира Галиева бишек җырларының балага әһәмияте турында сөйләде. Белгечләр баланың ана карынында ук төрле авазларны ишетүен, ә бишек көйләренең аның үсешенә аеруча уңай тәэсир итүен ачыклаганнар. 

— Балаларыгызны яратыгыз, алардан башка тормышның яме юк, өйдә алардан башка күңелсез һәм буш — дип үз фикерләре белән уртаклашты дүртенче сабыйларын көтүче Ямаевлар гаиләсе. 

Бик җылы, файдалы очрашу булды бу. Кичә булачак әниләрнең бишек җырын башкаруы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев