Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ (Үрнәк гаилә - ил терәге)

Шәҗәрә – ул гаилә кыйммәтләре

Азнакайда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы узды

Анда Ютазы районыннан Галимовлар, Сарманнан Якуповлар, Лениногорскийдан Хәбибуллиннар, Бөгелмәдән Моревлар, Әлмәттән Бәдретдиновлар, Мөслимнән Шамсовлар, Азнакайдан Кәримовлар, Чирмешәннән Кәримовлар гаиләләре катнаштылар. Бәйгедә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм жюри әгъзалары сәламләделәр.
– Әлеге фестиваль республикада һәм районыбызда матур традициягә әйләнде. Бу бәйгеләрдә буыннардан буыннарга күчеп килүче гаилә кыйммәтләренең никадәр зур әһәмияткә ия булуын күрәбез. Без үзебезнең нәсел тамырларын өйрәнеп, аны киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. Боларның барысы өчен дә Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәтлебез, – диде Марсель Шәйдуллин.
– “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивален без алтынчы тапкыр уздырабыз, – диде Гөлнара Габдрахманова. – Һәрвакытта да иң көчлеләр җиңү яулый. Әлеге чарада катнашу үзе генә дә һәрбер гаилә өчен зур җиңү ул. Балалар, оныкларның үзләренең нәсел җебе, әти-әниләре, ата-бабалары, аларның яшәешен белеп торуы аларга киләчәктә зур терәк булачак.
Ул шулай ук җылы каршы алган, фестивальне уздыру өчен уңайлыклар тудырган азнакайлыларга зур рәхмәтен дә белдерде.
Бәйгенең беренче этабында гаиләләр үзләренең нәсел агачы, үзләренең яратып әзерләнә торган милли ризыклары, буыннардан-буыннарга күчеп килүче традицияләре, үз гаилә тарихында булган истәлекле вакыйгалар белән таныштырдылар.
Фестивальнең икенче өлешендә һәрбер гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәрбер гаиләнең ерак ата-бабаларыннан күчеп килүче традицияләре бар. Гаилә тарихы гына түгел, аның тамгасын да саклаган гаиләләр бар. Мәсәлән, Чирмешән районыннан Кәримовлар Җир планетасы рәвешендә гаилә тамгасын әле дә саклый.
Һәрбер гаилә фестивальгә бик җентекләп әзерләнгән. Шуңа да мәртәбәле жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алырга бер дә җиңел булмады. Шулай да барлык сынауларны уңышлы узган Чирмешән районыннан Кәримовлар – беренче, Азнакай районыннан шулай ук Кәримовлар – икенче, Мөслим районыннан Шамсовлар гаиләләре өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Алда – Республика фестивале. Җиңүчеләр киләчәктә анда да көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев