Музейда гаилә кыйммәтләре хакында фикер алыштылар
Гаилә елы уңаеннан Төбәкне өйрәнү музеенда күп кенә чаралар уза. Бу көннәрдә “Гаилә кыйммәтләре” дип атал- ган түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте.
Анда районыбызның авыл хуҗалыгы, нефть, мәгариф өлкәләрендә эшләгән, шулай ук “Маяк” газетасы ветераннары, шәһәребезнең 7 нче мәктәбеннән җитәкчеләре белән “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүче, каләм тибрәтүче яшь иҗатчылар катнаштылар.
Музей хезмәткәрләре гаилә, ата-ана хакы, балалар һәм өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәтләре; балалар тәрбияләп үстергән, бүген инде оныклар багучы Гөлнур Садыкова, Гөлфия Шәрәфетдинова, Алсу Габделхакова, Нурия Хаҗипова, Мөхтәрәмә Аитова, Резеда Шәриповалар үзләре белән якыннан таныштырдылар, гаиләдәге төрле кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Мәктәпнең “Әдәби туган як” түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Кашапова залдагы әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, кызлар-егетләр үзләренең иҗади әсәрләрен укыдылар.
Соңыннан чарада катнашучылар белән гаиләгә кагылышлы кызыклы “Сорау – җавап” уены оештырылды. Әниләр, әтиләр, әби-бабайлар турында бишек җырлары җырланды. Махсус кунак, үзе әни дә, үзе әби дә Рәсимә Шакирова гармунда милли моңнарыбызны башкарды.
“Җылылыкны үлчәр өчен үлчәү бар, олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”, – дип язган шагыйрь Фәнис Яруллин. Гаилә үлчәвебез һәрчак тигез булсын, балалар ятим үсмәсен, олылар – кечене, кечеләр олыны хөрмәтләп яшәсеннәр, дигән изге теләктә чара тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев