Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ (Үрнәк гаилә - ил терәге)

Иҗатка гашыйк гаилә

Хәзерге муллык-хөрлек заманында авыл өе нинди була, дип сорасалар, мин, һич икеләнеп тормыйча, сорау биргән кешене Әсма апа белән Мөҗәһит абый Миңнегалиевлар йортына алып китәр идем.

Күз алдына китерегез: өй кыегына һәм тәрәзәләренә милли бизәкләр уелган дүрт бүлмәле иркен йорт. Агач, җиләк-җимеш бакчасы, өй әйләнә чәкләр. Ә эчкә үтсәң, тагын да таң калырлык: макраме, чигүле мендәрләр, сөлгеләр, челтәрле ишек чаршаулары, сап-сары итеп юылган нарат идәннәрдә келәмнәр... Болар – җыйнаклык, җанга рәхәтлек бирә, күзне иркәли. Әсма апа дивар келәмнәрен дә үзе тукыды. Гомумән, бу йортта чын рәссамнар, иҗат кешеләре яшәгәне күренеп тора. Мин моны һич тә Миңнегалиевларның дүрт баласы сәнгать училищесын тәмамлаган өчен генә әйтмим. Әниләреннән башлап, һәммәсе дә күңелләре белән сәнгать кешеләре алар.

Хатын-кызлар оешмасы рәисе буларак, кул эшләнмәләренең 29ын Әлмәткә – зона бәйгесенә дә алып барган идем. Аннан берничәсен сайлап, Бөек Октябрьнең 70 еллыгына багышланган халык иҗаты фестивалендә күрсәтү өчен Мәскәүгә озаттылар. Бу турыда 1988 елда “Азат хатын” журналында язып та чыктылар.

Минзаһит, Назир, Ришат, Миләүшә – кечкенәдән эшләп, итагатьле булып үстеләр. Алар барысы да Лениногорск педагогия училищесының сәнгать бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә дә шул өлкәдә хезмәт куялар.

Минзаһит Читада рәссам-бизәүче булып хезмәт итте. Укытучысы буларак, миңа ул хезмәт иткән частьта булырга да туры килде. Хәзер инде аның үзенең алты оныгы бар. Үз йорты белән Мәнәвездә яши. Назир һәм Ришат үз йортлары белән Лениногорск шәһәрендә яшиләр. Назир нефть тармагында рәссам-бизәүче, ә Ришат төзелеш участогында җитәкче. Сәнгать кешеләре буларак, өйләрен дә үз куллары белән бизәп, матур итеп төзегәннәр.

Кызлары Миләүшә, лаеклы ялга чыккач, җәмәгате Зирәк белән төп нигезгә кайтты. Әти-әни йортын яңартып, төзек итеп, бакчаларын шау чәчәккә күмеп яшиләр. Алар авылдашлар белән аралашып торалар, пенсионерларыбызга булышалар, тегү-чигү эшләрендә дә ярдәм итәләр. Кул эшләре белән авылда һәм районда уздырылган күргәзмәләрдә, Сабантуйларында актив катнашалар.

– Мин кечкенәдән тегүне, чигүне һәм бәйләмне бик яратам. Яшь чакта бу бик кирәк иде. Кибеттә нәрсәдер таба алмасам, өйдә барысын да үзем эшли идем. Хәзерге заманда кул эше – бәясез зиннәт. Минем өчен иҗат – сихри бер дөнья!, – ди Миләүшә.

Агач җимеше, кеше эше белән күркәм булган кебек, Зирәкне дә хезмәте бизи. Агачтан һәм тимердән могҗиза тудыру бик сирәк кешегә бирелә торган сәләт. Чөнки бу эштә төгәллек, сабыр булу таләп ителә.

Аларның бөтен уңайлыклары булган йортында һәрнәрсә Зирәк кулы белән эшләнгән. Бүген тәрәзә төпләрендә кыяр үсеп утыра!

Алма агачыннан ерак төшми. Кызлары да югары белемле, иҗатка һәм кул эшенә мәхәббәтне әниләреннзн мирас итеп алганнар. Һәрберсенең үз тормышлары. Ял көннәрендә дүрт онык төп йортка кайтып, яшәешкә тагын да ямь, мәгънә өстиләр.

Тормышлары җитеш, тәрәзә төбе саен яран гөл! Тагын ни кирәк соң авыл кешесенә? Сәламәтлек һәм тынычлык! Әнә шуңа куанып яши Насыйровлар гаиләсе.

Рузилә Зарипова, Урсай авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев