Гүзәлләрнең гүзәле
Азнакай кызы Роза Һадиева «Мисс Европа – 2024» исеменә лаек булды.
Кайсы гына кызның матурлык бәйгеләрендә катнашасы килми икән? Анда җиңү яулап, күпләрне кызыктырган таҗга ия булу – бик күпләрнең хыялыдыр ул. Ә менә Азнакай кызы Роза Һадиевага бу турыда хыялланырга да кирәк түгел. Моңа кадәр дә бик күп гүзәллек бәйгеләрендә җиңү яулаган якташыбыз “Мисс Европа – 2024” булып танылды.
Илебезгә шундый зур җиңү алып кайткан Роза бу көннәрдә Анакайда – әти-әнисе янында булып китте.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да аны әлеге зур җиңүе белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
– Сез – Азнакаебыз горурлыгы, беркайчан да үзегезнең кайдан булуыгызны, кайда туып-үсүегезне яшермисез. Бөтен җирдә “Мин – Азнакай кызы” дисез. Туган ягыгызны онытмавыгыз, аның белән һәрчак горурлануыгыз өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алда сезне тагын да зуррак җиңүләр көтсен, – диде Марсель Шәйдуллин, район Советында узган очрашу барышында.
Нинди генә бәйгене алсаң да, аларда җиңүнең җиңел бирелмәгәнен һәркем белә. Үз алдына максатлар куеп, шуңа ирешүдә зур тырышлык салганнар гына җиңү тәмен татый ала торгандыр. Роза кечкенәдән үзе алынган эшне ахырынача җиткергән, тырыш кызчык булып үсә. Үзе белем алган 7 нче мәктәптә уздырылган гүзәллек бәйгеләрендә дә җиңү яулый. Югары белем алган чорда да, аннан соң да бу юнәлештә ныклап эшли. “Лицо столицы”, “Миссис Бизнес-леди России” булып таныла. Моннан тыш, аның таланты һәм гүзәллеге “Индива Россия” Бөтенроссия патриотик матурлык конкурсында билгеләп үтелә.
– Һәр матурлык конкурсы – үзеңне һәм үзеңнең уникальлегеңне күрсәтү мөмкинлеге, – ди Роза Һадиева
Ливанда узган халыкара бәйгедә кызлар бер генә көн сынау тотмый. Ун көн буена төрле чараларда сынала алар. Жюри әгъзалары Розаның ныклыгына һәм чыдамлыгына соклану белдерәләр.
– Шуны әйтәсем килә, жюри синең һәр адымыңа, үз-үзеңне тотышыңа, башка кешеләр белән ничек аралашуыңа, башкаларга карата игелекле, әдәпле булуыңа, ягъни эчке матурлыгыңа игътибар итә. Кайбер илләрдән килгән кызларның “һөҗүмнәрен” күрмәскә тырыштым. Чөнки мондый бәйгеләрдә иң күп кычкыручыларга түгел, киресенчә, тыйнак, әдәпле гүзәл затларга өстенлек бирелә. Сәхнәдән җиңүче исемен атагач, бермәлне шок хәлендә булдым, аннан елап җибәрдем. Бу җиңү турында хыялланган булсам да, ул минем өчен көтелмәгән булды, – ди ул. – Әти-әнием миңа балачактан ук сайлау иреге бирде, шуңа күрә мин үз тормышымны үзем төзергә өйрәндем. Алар хәзер дә миңа булышалар һәм рухландыралар. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле.
Роза Һадиева – ике кызчык әнисе. Икесе дә әниләре кебек баскан җирләрендә ут чәчеп торалар. Милана – җырлый, модельлек студиясенә йөри, кечеләре Мелиана – биюгә оста.
Роза бүген чәчәк бизнесы белән шөгыльләнә. Табигатьнең бөек бүләге булган чәчәкләргә карата мәхәббәте үзгә аның. Кечкенәдән шулар белән әвәрә килгән кыз бүген дә рәхәтләнеп җирдә казынырга, клумбалар утыртырга ярата. Әнисе Рәмзия ханым да ел саен йорт тирәләрен шау чәчәккә күмә.
– Чәчәкләр җанга аерым бер рәхәтлек бирә, – ди әни белән кыз.
Рәмзия апа белән Илһам абый да кызлары өчен шатланып туя алмыйлар.
– Бик ярдәмчел, киң күңелле ул. Һәркөн әти-әни, хәлегез ничек дип сорамый калмый, һәрчак безне кайгыртып, ярдәм итеп тора, – ди әниләре.
Гадәттә әтиләр белән кызлар арасында аерым бәйлелек, үзгә хисләр була. Әнә шул җылы мөнәсәбәтләрне Һадиевлар бүгенге көнгә кадәр саклап килә.
– Роза бәләкәйдән үк минем өчен бала гына түгел, дус та булды. Серләребез әле дә уртак, гел бер-беребез белән киңәшләшәбез, озын-озык итеп сөйләшеп утырырга яратабыз. Тормышка карашларыбыз туры килә. Электән максат куя икән, шуңа азагына кадәр бара, җиңмичә туктамый иде, бүген дә шундый ул. Бик горурланабыз, яратабыз үзен! – ди Илһам Һадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев