Гаиләм – горурлыгым
Безнең гаиләдә барысы да туган телебездә сөйләшәләр. Туган телдә сөйләшү, үз телебезне саклап калу – ул безнең төп бурычыбыз, дип саныйм мин.
Безнең гаиләбез әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне онытмыйча дәвам итә, Коръән ашлары уздыра. Туганнарны, дусларны үз йортыбызда җыярга тырышабыз, ачык йөз, тәмле ризыклар пешереп каршы алабыз. Безнең йортыбыздан беркайчан да кеше өзелми. Карт әбием Галия Сәетшина шигырьләр язды. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә ул үзенең яңа табадан төшкән шигырьләре белән сөендерер иде. Аның шигырьләре, туганнарыбыз әйтмешли, гадилеге белән аерылып тора. Әбиемнең шигырьләрен укыганда, мин үземә һәрвакыт нәтиҗә ясыйм. Аның шигырьләре кешеләргә һәрвакытта да тәмле сүзле, игътибарлы булырга өнди, кечене кече итү, олы кешегә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга чакыра. “Беркайчан да кешегә каты кагылма, балам!” – дип өйрәтте ул мине. “Начарлыкка да яхшылык белән җавап бир”, – дия иде карт әбием.
Безнең туган шәһәребез Азнакайны да әби үз шигырьләрендә чагылдыра:
АЗНАКАЕМ
Азнакаем, яшәтәсең
Көч бирәсең җаныма.
Сокланам һәм горурланам
Игенле кырларыңа.
Синдә туган, синдә үскән,
Синдә гомер кичкәннәр.
Тагын килер җаны түзми
Сине күреп киткәннәр.
Азнакаем, һәрчак шулай
Яшә уңышлар яулап,
Бердәм яшәсен халкым да
Тик берсен-берсе аңлап.
Гаилә баланы тормышка әзерли, күңеленә кешелек сыйфатларын сала. Балага милли тәрбия бирүнең башлангычы гаиләдән килә. Баланы тәрбияләү, иң элек, олы кешенең үз-үзен тәрбияләвеннән башлана. Балалар бакчасында татар халкының борынгыдан калган йолалары – Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы кебек бәйрәмнәр үткәрәләр. Без дә авылга туганнарга Сабантуйларына кайтып, каз өмәләрендә катнашабыз.
Карт әбием миңа бишек җырларын да өйрәтте, ул безне дә шушы бишек җырлары җырлап йоклаткан.
Әбием әйтмешли, миңа да карт әбиемнең шигырь язу сәләте күчкән. Үзеннән-үзе шигырь юллары чыгара алам. Әбием минем бик матур итеп чиккән. Мин дә чигү серләренә өйрәнеп киләм. Ул яшь чагында чиккән кул эшләрен музейга тапшырды.
Балаларны үз үрнәгебездә үстерү – ул безнең бәхетле киләчәгебез, ди әби-бабам. Мин аларның йөзләренә кызыллык китермичә яшәргә тырышырмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев