Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ (Үрнәк гаилә - ил терәге)

Бөтен кешегә үрнәк булып яшиләр

Районыбыз үзенең матур гаиләләре белән ныклы. Уразай авылында гомер итүче Кариевлар – әнә шундый үрнәк, булган гаиләләрнең берсе.

Якутелҗинан һәм Шәйхразый Кариевлар – гомерләре буена Уразәай авылында яшәп, шунда хезмәт куйган бик уңган, булдыклы кешеләр иде. Алар сигез балага гомер бирделәр, 55 ел бергә тату гомер итеп, бакыйлыкка күчтеләр.

Малайлары Гыйльметдин, Ризагать, Атласлар шушы авылда яшәп, эшләп, бүген дә Уразайда гомер итәләр. Һәрберсе өч бала үстереп, олы тормышка озаттылар.

Ә төп йортта кече уллары Атлас калды. Ул 24 нче янгын сүндерү бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Шушы авылның иң тырыш, чибәр кызы Мәүлидә белән моннан 45 ел элек тормыш корып җибәрделәр.

Мәүлидәнең әти-әнисе Зәкиҗан абый белән Бибиямал апалар да бик тырыш гаилә булды. Алар биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә ир туганнары юк инде, ә менә дүрт кыз туган бер-берсе белән аралашып, ярдәм итешеп, төп йортларын таркатмыйча яшиләр. Аларның матур гадәтләре бар: ай саен алар бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Дүртесе дә ислам дине кануннарын үтәп яшиләр, мәчеткә йөриләр, балаларына, оныкларына үрнәк булып гомер итәләр.

Атлас белән Мәүлидә өч кыз үстерделәр. Бүгенге көндә җиде оныгы өчен хөрмәтле әби-бабай булып яшиләр. Тормышлары бик җитеш, матур. Абзар тутырып мал-туарын, күпләп кош-кортын асрыйлар. Биш сыерлары, бозаулары, тавык-чебешләре, умарталары бар.

Бу ихатаба бу кадәр мал барлыгы сизелми дә, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Йорт эче дә зәвык белән бизәлгән, ул гөлләрнең ниндиләре генә юк, бөтен дөньяларыннан нур бөркелеп тора.

60 яшьнең өске ягына чыксалар да, егет белән кыз кебек алар, бик хәрәкәтчән, җитезләр, дөньяның ямен һәм тәмен белеп яшиләр. Җәйгә чыккач, үрдәк-казын да күпләп үстерәләр. Әле аларның 43 гектар җирләре дә бар, аны эшкәртеп, ашлык, үлән чәчәләр. Төп ярдәмчеләре, әлбәттә, балалары, кияүләре, туганнары.

Кияүләрен мактуп туя алмыйлар Кариевлар.

– Алтын куллы, ярдәмчел, игелекле, тырыш кияүләр насыйп булды безгә. Шундый егетләр үстергән кода-кодагыйларыбызга да бик рәхмәтлебез, – диләр алар.

Мәүлидә үзе дә гомер буе фермада эшләде, башта сыер сауды, аннан учетчица булды.

Уразайда элек-электән уңган кешеләр яшәде. Бүген дә шулай. Йорт-җирләре бик матур, ныклы. Киләчәктә балалары, оныклары кайтып төпләнер, нәсел җепләре өзелмәс, авылыбыз яшәр әле дигән өмет белән гомер итәләр алар.

Әле авылда мәктәп, балалар бакчасы, медпункт,  гөрләп эшли торган мәдәният йорты бар. Ике мәчетнең ишеге дә ябылып торганы юк.

Авыл яши икән, безнең гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, телебез дә яши. Авылларны тотып торучы Кариевлар кебек үрнәк, бердәм, тату гаиләләребез күбрәк булсын иде. “Тату гаилә – ил терәге” дип юкка гына әйтмиләр.

Рузилә Сәлимгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев