Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Азнакайлылар «гаилә учагын» Мөслим районы гаиләсенә тапшырдылар

Бүген Азнакайның Никахлашу сараенда «Россия йөрәге» гаилә учагы утын мөслимлеләргә тапшыру тантанасы булды.

Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Гаилә елында әлеге чараның әһәмиятен билгеләп, җирлегебездә үрнәк гаиләләрнең күбрәк булуын теләде.

Ил буйлап сәяхәткә чыккан утны Мөслим авылыннан килгән Морзахановлар гаиләсенә Азнакайдан Рәхимовлар тапшырдылар. Олеся һәм Раимбой Рәхимовларның тату гаиләсендә җиде бала үсеп килә — ике кыз һәм биш малай!

—Мәхәббәтсез җирдә яшәп булмый, мәхәббәт безне яшәтә дә, яшәртә дә. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул — уртак бәхет. Гаилә — һәр кешенең таяныр ноктасы да, сөенече дә, — ди гаилә башлыгы.

Гаилә учагын кабул иткән Морзахановлар — Мөслим районының иң уңган, үрнәк гаиләләренең берсе. Чулпан һәм Рамил Морзахановлар дүрт бала үстерәләр. Үзләре дә табигатькә гашыйк җаннар бүген балаларын да шул рухта тәрбиялиләр. Ял көннәрендә алар урманга йөрергә яраталар, республикабызның төрле районнарына сәяхәт кылып, истәлекле урыннар белән танышалар. 

Тантанада Хатирә һәм Расих Вәлиулиннар да катнашты. Аларның бергә гаилә коруларына быел 55 ел булган.

— Гомер үтә, ә без әле яшәмәгән дә сыман, 55 ел бер сулышта үткән дә киткән. Барыгызга да бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып яшәргә насыйп булсын, — ди Хатирә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев