Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Азнакайда «Парлы мендәрләр» чарасы үтте

8 нче мәктәптә «Парлы мендәрләр» бәйрәме гөрләп үтте.

2 нче һәм 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре Гөлфия Шәрәфетдинова һәм Нурия Хаҗипова балаларга һәм өлкәннәргә татар рухындагы күңелле чара оештырдылар.

 

Ике укучы кыз микрофон урынына тукмак тотып, кунакларга гаилә, мәхәббәт турында журналистларча сораулар бирделәр, йөрәктән килгән җаваплар яңгырады.

 

-Гаилә елында шушындый матур чара үткәрәбез. Гаиләләребез арта торсын, балалар күп булсын. Өлкән буын яшь буынга тәрбия бирә, дөрес кыйммәтләргә өйрәтә, шушы бәйләнеш өзелмәсен иде, дип тәбрикләде килгәннәрне 8 мәктәп директоры Азат Хәмидуллин.

 

Мендәр, гаилә турында төрле-төрле мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, шигырьләр әйтелде, алар белән бәйле татар халкының күркәм гореф-гадәтләре турында сөйләнелде – киленне мендәргә бастыру, килгән өлкән кунакка утырыр җиргә мендәр кую һәм башкалар. Гимназиядән килгән бер төркем кызлар сәхнә кыздырырлык татар биюе белән очрашуга җан өрделәр. Мәдәни үзәктә эшләп килүче «Ак калфак» ансамбле Камил Галимов җитәкчелегендә моңлы татар җырларын башкардылар.

 

Чарада катнашкан Алсу ханым Габделхакова кичәдән алган тәэсире белән бүлеште:

 

«Кичә бик җылы узды. Нәкъ менә күргәзмәгә куелган берсеннән-берсе матур, үзләренең бизәлешләре белән игътибарны җәлеп итәрлек мендәрләре, кулъяулыклары кебек матур булды. Әйе, игътибар итсәң, мендәрләр дә гаилә тарихын саклаучы, татулыгын булдыручы, гаиләне берләштерүче бер могҗиза икән бит!», – дигән фикере белән уртаклашты ул.

 

 

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев