Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Азнакай ЗАГС бүлегендә “Яшь әти-әниләр” мәктәбенең чираттагы очрашуы узды

Әти-әни булырга әзерләнүчеләрнең җитәкчеләргә дә, табибларга, психологларга, ЗАГС хезмәткәрләренә, дин әһелләренә дә сораулары күп буладыр ул.

Менә монда инде ай саен уздырыла торган Азнакай шәһәре ЗАГСы бүлегендә оештырылган “Яшь әти-әниләр” проекты кысаларында булачак әти-әниләр белән очрашулар ярдәмгә килә. Чираттагы очрашу да бәби көтүче әти-әниләр өчен бик эчтәлекле һәм җанлы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Шәмсетдинова, табиб-акушер-гинеколог Шамил Мөхәммәтов, Азнакай сырхауханәсенең медицина психологы Оксана Никонорова, Зәңгәр мәчеттән Рәфис хәзрәт Мифтахов әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, киңәшләрен бирделәр. Әти-әниләр исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Булачак әниләргә район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән бишек җырлары язылган китаплар, бүләкләр тапшырылды. Кичә булачак әниләрнең бишек җырын башкаруы белән тәмамланды.

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев