Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Азнакай кореялылары эзеннән

Безнең җирлектә төрле милләт кешеләренең яшәве — күбебез өчен гадәти күренеш. Язмыш юлы аларны безнең якларга ничек алып килгән соң?

Бүген Балтач авылында яшәүче кореялылар тарихы зур кызыксыну уята да. Биредә ике бертуган Кимнар — Владимир белән Сафрон яши. Бүген сүзебез Сафрон абый һәм аның тормыш иптәше Гөлзәрия ханым турында булыр. Сафрон Ким Казахстанның Караганда өлкәсе Жамбыл бистәсендә дөньяга килә. Әти-әнисе — тарих зилзиләләре аркасында
Казахстанга күченергә мәҗбүр булган Приморье кореялылары. Аларның тамырлары элеккеге корея милли районы үзәге булган Посьет бистәсенә барып тоташа. Алты балалы гаиләдә барысы да туган телләрендә — корейчада сөйләшә. Рус мәктәбендә укып — рус, җирле халык белән көн дә аралашып — казах, күпләп яшәгән татарларның татар телләрен үзләштереп, Сафрон абый милләтара дуслык рухында тәрбияләнеп үсә.

Тормыш иптәше Гөлзәрия Ким — Балтач авылы кызы. Гаиләдә алар өч кыз һәм өч малай булалар. Әнисе Хөмәйрә Мостафина һәм әтисе Малик Гарипов — Бөек Ватан сугышы ветераннары, авыл җирендә үзләрен аямый хезмәт куйган кешеләр. Гөлзәрия ханым мәктәптән соң Казахстанга апасы янына китә. Анда ул Караганда өлкәсенең тау-баету комбинатында эшли башлый. Шунда 1975 елда армиядән хезмәт итеп кайткан корея егете Сафрон белән танышып дуслаша, һәм тиздән алар гаилә коралар. Тиздән ике уллары — Феликс белән Сергей туа. 1982 елда корея-татар гаиләсе Гөлзәрия ханымның туган авылына күченеп кайта. Икесе дә фермада эшли: Гөлзәрия ханым — сыер савучы, ә тормыш иптәше, үзе әйтмешли, «бары тик колхоз рәисе булып кына эшләми» — көтү дә көтә, бригадир да була. Бәхетле гаиләдә тагын ике бала — Светлана белән Илина дөньяга килә.

Бу турыда тулырак «Маяк» газетасыннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев