Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зирекле Елга зиаратында өмә узды

Кайчандыр гөрләп торган Зирекле Елга авылы инде югалган авыллар исемлегендә.

Читләргә сибелеп яшәсәк тә, авылдашлар туган җиргә, әби-бабалары, әти-әниләренә булган хөрмәтне югалтмыйлар. Ел саен өмә оештырып, изге урын – зиратны читартып торабыз. Былтыр дүрт өмә ясадык. Әле менә бу язда да кырыкка якын кеше җыелдык. Арабызда төрле яшьтәгеләр бар иде, иң өлкән яшьтәгеләр дә үзләреннән өлеш кертергә тырыштылар. Бик күп эш башкардык, тагын бер көнлек калды әле.

Өмәдә катнашкан авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Ураза аенда саваплы гамәл кылдык, зират ялт итеп ачылып калды, әрвахларны сөендердек. Күрсәткән изгелегегез үзегезгә савап булып кайтсын!

Нурия Хаҗипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев