Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

“Җырларым калсын иде”

Азнакай үзенең лаеклы улын искә алды

   Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Азнакайның Мактаулы гражданины, легендар шәхесе, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, озак еллар район башкарма комитеты җитәкчесе һәм район башлыгы булып эшләгән, Дуслык ордены, күпсанлы медальләр, Мактау грамоталары иясе, район гына түгел республика тарихында якты эз калдырган Әнәс Гатуф улы Исхаковны искә алу кичәсе узды. Әгәр исән булса, аңа  80 яшь тулган булыр иде.

   Кичәдә Әнәс Гатуф улының тормыш иптәше Әкълимә ханым, балалары, туганнары, хезмәттәшләре, әдәбият сөючеләр, район халкы катнашты. Аларның озак еллар дәвамында районны җитәкләгән, халык ихтирамын һәм мәхәббәтен яулаган танылган шәхес турында әйтер сүзләре, хатирәләре бик күп булды.  Кичәдә Әнәс Исхаковның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев