Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йокыны алма, албасты!

Төн – кеше өчен бик сәер вакыт.

Бу вакытта биоритмнар чуала, организм үзгәрешләр кичерә. Алай гынамы соң! Кояш чыгар алдыннан рухи халәт бөтенләй башкача була. Күп кенә халыкларда тәүлекнең бу вакыты, ягъни иртәнге 3 белән 4 арасы серле санала, хәтта “албасты вакыты” дип тә йөртелә. Әтәч өченче тапкырга кычкырганчы булган бу арада сәер хәлләр дә булгалый. Әйтик, ятакка йонлы түгәрәк җан иясе килеп менүе яки төшеп китүе, ниндидер тавышлар ишетелү, өйдә чит кеше йөргән кебек булып, куркып уянулар... башка бик күп хәлләр турында сөйләүчеләр бар. Нәкъ менә шушы вакытта белгечләр кешенең иң тирән йокыда булуын, организмның активлыгы нульгә төшүен әйтә. Карт кешеләр, җитди авырулылар да менә шул вакытта ешрак үлә икән. Экстрасенслар кеше аңы белән идарә итү өчен моны иң кулай сәгатьләр дип саный. Ә менә руханилар, киресенчә, Ходайга теләгеңне җиткерү, ялвару, тәүбә итү өчен

иртәнге сәгатьләр аеруча мөһим, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев