Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якуповларның дүртенче шатлыгы - ФОТО һәм ВИДЕО

125 нче бала булып теркәлгән Мәрьямне әти-әнисе кулына тантаналы төстә тапшырдылар.

Сишәмбе көнне район үзәк сырхауханәсенең тудыру бүлеге бәйрәм рухын алды. Биредә җирлегебездә 125 нче бала булып теркәлгән Мәрьямне әти-әнисе кулына тантаналы төстә тапшырдылар.

Зур Сукаеш авылында яшәүче Фәйрүзә һәм Мансур Якуповларның ул дүртенче балалары. Кызлары Рияна, Милана, Лиана инде өчесе дә мәктәп укучылары, авылның сәхнә осталары, укуда да сынатмыйлар икән, башкача мөмкин дә түгел: әтисе белән әнисе үзләре дә мәктәп хезмәткәрләре бит, аларның йөзенә кызыллык китерергә ярамый. Гаилә төп нигездә кош-корт асрап, ике иркен бакчада җиләк-җимешен, бәрәңгесен, яшелчәсен үстереп, тырышып гомер итәләр. Өченче балалары тугач та җир участогы биргәннәр. Күпбалалы гаилә буларак, хөкүмәт пособиеләре алып, ташламалардан файдаланып, тормышларыннан канәгать булып яшәп яталар. Бүген исә аеруча сөенгәннәр: бик тансык булып, барысы да көтеп алган Мәрьямнәре туган бит! Әтиләренә ияреп кызлар да килгән, кулларында – әниләренә бүләк итәсе аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре.

Менә көтелгән минутлар якынлаша. 9 апрель төнендә 3 кило 850 грамм, 57 сантиметр булып туган Мәрьямне күтәреп чыккан тудыру бүлегенең шәфкать туташлары аны сак кына итеп әтисенең кулларына тапшыра. Һәммәсенең карашы аның учларындагы шушы алсу төргәктә.

–Бүген районыбызның ЗАГС бүлеге Якуповлар гаиләсендә дөньяга килгән илебезнең тагын бер гражданины – яшь азнакайлының дөньяга килүен терки, – дип бүлекнең төп белгече Светлана Шакирова тантананы ачып җибәрде. – Әти-әнисе аңа бик матур исем – Мәрьям дип кушканнар. Ул сөекле, күңелгә хуш килгән, изге ана дигәнне аңлата.

Светлана Марс кызы Якуповларга сабыйларының туу турында таныклыгы белән бергә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның тәбрикләүләрен дә тапшырды.

Гаиләнең олы шатлыгын уртаклашырга Сукаеш авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Закирова, мәктәп директоры Рөстәм Хәбибуллин һәм туганнары, якыннары да килгән.

Бердәм, тату, матур бу гаиләдә туган Мәрьямнең алдагы гомере дә әнә шулай бүгенгедәй бәхетле, күркәм булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев