Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юл бистәсендәге янгыннан каза күргән гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә

Кыш фасылының чатнама суыклары быел сагындырып, гыйнвар урталарында гына килсә дә, үзенең зәһәрлеген бәла-казаларга төреп, берәгәйле итеп күрсәтүен дәвам итә. Газетабызның алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, гадәттәге еллардагыдан ун градустан артып киткән аномаль салкыннар вакытында Илбәк авылында, шәһәрнең Яңа Юл бистәсендә көчле янгын булды. Соңгы көннәрдә шундый ук фаҗига Кәтем, Микулино...

Кыш фасылының чатнама суыклары быел сагындырып, гыйнвар урталарында гына килсә дә, үзенең зәһәрлеген бәла-казаларга төреп, берәгәйле итеп күрсәтүен дәвам итә. Газетабызның алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, гадәттәге еллардагыдан ун градустан артып киткән аномаль салкыннар вакытында Илбәк авылында, шәһәрнең Яңа Юл бистәсендә көчле янгын булды. Соңгы көннәрдә шундый ук фаҗига Кәтем, Микулино авылларындагы шәхси хуҗалыкларда кабатланды.

"Карактан кала, уттан калмый", - дигән үтә дә гыйбрәтле бер гыйбарә бар. Мондый афәткә юлыгучыларга карата безнең халык гомер-гомергә битарафлык күрсәтмәгән - җыелышып өен торгызышкан, кулыннан килгән кадәр матди ярдәмен күрсәткән, кием-салымы, йорт кирәк-яраклары, соңгы телем ипиенә кадәр бүлешкән.

Заман үзгәрүгә, һәркемнең күбрәк үз мәнфәгатен күбрәк кайгыртырга омтылуына карамастан, кешегә килгән кайгы-хәсрәтләрне уртаклашу кебек изге гамәлләр әле дә сакланып килә. Әйтик, Яңа Юл бистәсендәге каза күргән гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә. Барыбыз да элек-электән килгән күршелек, шәфкатьлелек традициясенә тугры калсак, янгыннан каза күрүче райондашларыбызга мөмкин кадәр ярдәм кылсак иде! Юкка гына ил төкерсә күл була, димиләр...

Алга таба әлеге күңелсез хәлләр кабатланмасын, янгын куркынычы ишек какмасын өчен Россия МЧСының Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән алынган киңәшләрнең кайберләренә генә булса да колак салып үтик.

Белгечләр әйтүенчә, шәхси секторлардагы торак йортларда янгын чыгуның төп сәбәпләренең берсе - мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Күпчелек очракларда янгын өлкән яшьтәгеләрнең игътибарсызлыгы, күзләренең начар күрүе, хәтерсезлегеннән була.

Артык суыклар аркасында күп һәм озак ягылган мичләрнең кызган төтен суыру торбаларында җыелган корымның янып китүе дә ут чыгуга сәбәпче. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгын күзәтүчеләр төтен торбалары агач конструкцияләр белән терәлеп торган мичләрне, көненә 1 сәгать ярымнан арттырмыйча, ике-өч тапкыр ягуны киңәш итәләр.

Бу эшне дә йокларга ятарга 3 сәгать кала туктатырга кирәк. Идәннең мич авызы алдындагы өлешенә 0,5х0,7 метрдан да ким булмаган калай кисәге кую да хәерле. Миче янып торган йортта балаларны ялгыз калдыру бөтенләй тыела. Газ балоннарыннан файдаланган очракта, алар тышта, аерым куышта сакланырга тиеш. Йорттагы газ приборларын үз белдегең белән төп линиягә ялгау да янгын чыгуга сәбәпче була.

Бүгенге суыклар быелгы кышның әле соңгысы булмас. Нинди хәлләр килеп туасын да алдан әйтеп булмый. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик. Бәлә-каза килеп чыкканда бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Тормышыбыз имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Юл бистәсендәге янгыннан каза күргән гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә