Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Университет кабат ишекләрен ачты

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан җирлегебездә күп төрле чаралар уза.

Шуларның берсе булып бу көннәрдә өченче яшь Университеты алар өчен кабаттан үз ишекләрен ачты. Аның “Психология” программасы буенча укулар шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында алып барыла. Өлкәннәрне бу фән дөньясына педагог-психолог Гүзәл Гобәйдуллина “алып керә”.

Әлеге социаль проект менә 12 нче ел инде “Россия пенсионерлар берлеге” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылып килә һәм, әйтергә кирәк, районыбызның өлкән буыны арасында да зур популярлык казанды.

Университетта уку елы башлану белән Клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина, Россия пенсионерлар берлегенең Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөфәр Әхмәтов тәбрикләп, уңышлар теләделәр.  

Сүз дә юк, Университет курсларына йөрү өлкәннәребезгә көч-дәрт бирә, яңа танышлар, дуслар, аң-белемнәр өсти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев