Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уфалылар санаторийны киңәш итә

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте.

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте: Самарадан – 4, Екатеринбургтан – 2, Башкортстаннан – 35, Татарстаннан 47 кеше. Күрше Башкортстанның башкаласы Уфадан килгән Флида һәм Гамир Уразгилдеевлар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар:

– Иптәш хатыным былтыр «Азнакай» санаториенда ял иткән һәм аңа барысы да шундый охшаган! Бик мактаган иде һәм миңа да бирегә килергә киңәш итте. Шуңа күрә ирем белән җыенып килдек тә. Без монда беренче тапкыр, ә инде барысы белән канәгать. Баш табиб Рөстәм Дәүләтшин киң колач белән безне каршылады. Санаторийда эшләүче кызлар гел елмаеп каршы алалар, шундый ярдәмчелләр. Кичке программа да күңелле, барысы да оешкан төстә монда – булдыралар, – ди Флида ханым.

– Тормыш иптәшем кыш көнне иптәш хатыны белән сөйләшкәннән соң «Азнакайда яхшы санаторий бар, барасым килә» дигәч, мин бу фикерен хупладым. Азнакай турында күптәннән беләм, ишеткәнем бар. Монда дусларым бар иде, ерак туганнар биредә яши. Шуңа күрә мин Азнакайга рәхәтләнеп бардым. Шәһәрне бөтенләй йөреп чыкмасак та, мондагы чисталык, пөхтәлек инде күзгә ташлана, – дип өстәде Гамир Уразгилдеев.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Фото һәм видео: Ландыш Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев