Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык авылында халык җыены узды

Ел башы хисап җыелышларына бай. Авылларда халыкны берләштерә торган җыеннар аеруча игътибарга лаек.

Тымытык авыл җирлегенә кергән Тымытык, Әгер һәм Күктәкә авыллары халкы Тымытык мәдәният йортына җыелды. Керү белән авылның сәләтле кешеләре ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршылады. Шулай ук халыкның сорауларына җавап бирергә әзер оешма вәкилләре булды.

Волонтерлар махсус хәрби операциядәге егетләребезгә маскировка киемнәрен һәм челтәрләрен ничек ясауларын күрсәттеләр. Оештырылган концерт номерлары залны яңгыратты, җыелышка күтәренке рух өстәде.

Килгән кунаклардан район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Тымытык авыл җирлегенә беркетелгән вәкил Дамир Гыйләҗев, шәһәр прокуроры Рим Сөнгәтуллин, район Советы депутаты Роберт Галиев, районның төрле оешма вәкилләре һәм Тымытык җирлеге Советы депутатлары булды.

Җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева узган 2023 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Соңыннан һәр теләгән кеше борчыган мәсьәләләр буенча сорау биреп, төгәл җавап ала алды. Рәхмәт сүзләре дә яңгырады, чөнки җирлектә ел саен зур эшләр башкарыла. Шулай ук Тымытык җирлеге үсешенә зур өлеш керткән кешеләре район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнде.

Тулырак «Маяк» газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев