Тәртип бозу очраклары кимегән
Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсендә тышкы сервис һәм төзелеш оешмалары-подрядчылары тарафыннан башкарылучы эшләрнең куркынычсызлыгы буенча рейдлар тәмамланды. Цех янгын-техника комиссияләре, идарәнең сәнәгать куркынычсызлыгы бүлеге һәм 24 нче янгын часте тарафыннан уздырылган тикшерүләр хезмәтне саклау шартлары, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы торышының шактый яхшыруын күрсәтте. Узган елгы рейдлар белән чагыштырганда куркынычсызлык таләпләрен бозу...
Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсендә тышкы сервис һәм төзелеш оешмалары-подрядчылары тарафыннан башкарылучы эшләрнең куркынычсызлыгы буенча рейдлар тәмамланды.
Цех янгын-техника комиссияләре, идарәнең сәнәгать куркынычсызлыгы бүлеге һәм 24 нче янгын часте тарафыннан уздырылган тикшерүләр хезмәтне саклау шартлары, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы торышының шактый яхшыруын күрсәтте. Узган елгы рейдлар белән чагыштырганда куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары 35 процентка кимегән. «Азнакайнефть» идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча баш инженер урынбасары Таһир Шәймәрданов тикшерүләргә йомгак ясаганда куркынычсызлыкны тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең дә тотрыклы эшләвен билгеләп үтте.
А.Никулин,24 нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев