Тиздән һәр җирдә, һәр районда Сабантуйлар гөрләячәк
Бәйрәмгә берничә көн кала, матур гадәт буенча, бүләк җыю башлана. Сөрән сугу йоласы турында безгә хәбәрчебез Гөлгенә Ибраһимова яза.
Безнең Әгерҗе авылында да "сөрән сугу" узды. Көн әйтерсең безне генә көткән, чалт аяз, зәңгәр күктә кояш елмая...
Игълан ителгән вакытка, бала-чага, яшь-жилкәнчек мәдәният йорты каршына җыелды. Әлбәттә, заманалар алга бара, үзгәрә, хәзер техника заманасы булгач, ат урынына матур итеп бизәлгән квадроциклны "иярләдек"...
Бәйрәмгә бирнә җыярга
Күзгалдык әле бергә,
Бүләкләрнең иң затлысы –
Сабантуй бәйрәменә.
.jpg)
Арбада зур сандык зур түземсезлек белән бүләкләрен "көтеп утыра".
Җыр-бию, уен-көлке: бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен дә җиткерде.
Сандык шыплап тулды, бүләкләр җыелып бетте, шуны гына көткәндәй матур итеп, тыныч кына яңгыр да ява башлады. Шифалы, бәрәкәтле яңгырлар булып, игеннәребез мул булсын.
Форсаттан файдаланып, "сөрән сугуда" башыннан ахырына кадәр катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сабан туе – ул бер көнлек,
Аның рухы дәвамлы...
Атна, ай, ел буена – көчле,
Дәртле һәм тырыш итә халыкны.
Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, Сезне 7нче июнь көнне сәгать 10.00да Әгерҗе авылы Сабан туена чакырып һәм көтеп калабыз.
Зифа каеннар янәшәсендә, тау итәгенә урнашкан мәйдан Сезне көтә. Алып баручы Алмаз Әгъләмов Сабантуйны онытылмаслык күңелле уздырып, кәефләрегезне тагын да күтәренке итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев