Тимур Сөләйманов: «Барысы да яхшы булыр. Сез булдырасыз!»
Азнакайның «Тау» Яшьләр үзәгендә «Медиа-смена» лагерына йөрүче укучылар белән бик шәп очрашу узды.
Яшьләр белән очрашуда район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе, район башлыгы ярдәмчесе Розалина Гобәйдуллина һәм башкалар катнашты.
«Тау» Яшьләр үзәге кунакларга көтелмәгән сюрпризлар да әзерләгән. Кунаклар үзләрен газета мөхәррире, телевидение һәм радио тапшыруларын алып баручылар ролендә дә сынадылар. Ә иң зур сынаулар алда булган икән әле.
Кызыклы әңгәмә барышында яшьләрнең сораулары бик үзенчәлекле булды. Алар җитәкчеләрнең тормыш юлы белән дә, илһамландыру чыганаклары белән дә, алда торган хыяллары белән дә кызыксындылар. Әйе, яшьләрнең барысын да беләсе килә. Зур уңышларга ирешкән апа-абыйларының сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар. Киңәшләре дә нинди бит әле! Яшьләр өчен киләчәктә ялгышмыйча туры юлны күрсәтә торган.
«Үзегезне беркайчан да җәлләмәгез! Әти-әниләрегез “аргансың” дисәләр дә, бераз иркәләнеп алыгыз да, алга! Бүгенге эшегезне иртәгәгә калдырмагыз! Үзегезгә һәрвакыт таләпчән булыгыз! Менә сезнең каникул чоры. Вакытыгызны бушка уздырмагыз! Мәктәптә укыган вакытта эшли алмаган эшләрне эшләргә бик уңайлы вакыт. Менә күрерсез: барысы да яхшыга үзгәрәчәк, уңышлар киләчәк. “Барысы да бик яхшы булыр. Мин булдырам!” – шул сүзләрне әледән-әле кабатлагыз, һәм барысы да яхшы булыр! Без сезнең һәрберегезгә дә ышанабыз!» – дип Тимур Сөләйманов «алдынгылар»га киңәшләрен бирде.
Киңәшләр бик күп булды. «Сезне нәрсә илһамландыра?» дигән сорауга Роза Галеева:
«Мине ярату яңа эшләргә рухландыра. Кече Ватанымны, кешеләрне, тормышны... ярату хисе. Сез дә яратыгыз! Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз!» – дип җавап бирде.
Укучылар сорауларына тулы җаваплар алдылар, киләчәктә үз иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче күп мәгълүматлар таптылар, файдалы киңәшләр тыңладылар. Укучыларның йотлыгып тыңлавы, кызыклы сораулары, үз идеяләрен әйтүе – мондый очрашуларның нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Алар Тимур абыйларының киләчәктә дә килүен көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев