Түбән Камада узган ярышларда спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады
Түбән Камада Идел буе шәһәрләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Анда шәһәребезнең "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Диана Кашапова, Динара Ганеева, Алмаз Әфәндиев төрле бүләкле урыннарга лаек булды. Күп кенә спортчыларыбыз шәхси рекорд күрсәтте һәм өлкәннәрнең икенче һәм өченче разряд...
Түбән Камада Идел буе шәһәрләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Анда шәһәребезнең "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Диана Кашапова, Динара Ганеева, Алмаз Әфәндиев төрле бүләкле урыннарга лаек булды. Күп кенә спортчыларыбыз шәхси рекорд күрсәтте һәм өлкәннәрнең икенче һәм өченче разряд нормативларын үтәде. Болар: Искәндәр Иллалетдинов, Андрей Шайхулов, Миләүшә Хөсәенова, Назыйм Гарипов, Ислам Садыйков, Данил Хаков, Роберт Шарифуллин, Рәилә Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев