“Татнефть” ААҖ спартакиадасына сайлап алу ярышлары узды
Көрәш буенча "Азнакайнефть" ААҖ яшьләре Актүбә эшчеләр бистәсенең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә көч сынашты. Анда үз авырлыклары буенча Радик Миңнеханов (ЦДНГ-7), Илдар Гумеров (ЦДНГ-6), Ленар Гыйззәтуллин (СОЦ), Рафаэль Гумиров (ЦДНГ-6) батыр калды. Командалар арасында 6нчы ЦДНГга тиңнәр табылмады. Йөзү ярышлары "Көмеш су" бассейнында узды. Монда ир-егетләр һәм хатын-кызлар ике яшь төркеменә бүленеп,...
Көрәш буенча "Азнакайнефть" ААҖ яшьләре Актүбә эшчеләр бистәсенең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә көч сынашты. Анда үз авырлыклары буенча Радик Миңнеханов (ЦДНГ-7), Илдар Гумеров (ЦДНГ-6), Ленар Гыйззәтуллин (СОЦ), Рафаэль Гумиров (ЦДНГ-6) батыр калды. Командалар арасында 6нчы ЦДНГга тиңнәр табылмады.
Йөзү ярышлары "Көмеш су" бассейнында узды. Монда ир-егетләр һәм хатын-кызлар ике яшь төркеменә бүленеп, ирекле стиль белән 50 метр арага йөзүдә осталыкларын күрсәтте. Хатын-кызлардан үзләренең яшь төркемендә Альбина Гобәйдуллина (ЦДНГ-1), Рәзилә Шәрипова (ЦДНГ-7), ир-егетләр арасында Айрат Исмәгыйлов, Фирдәвес Хәсәншин җиңеп чыкты. Командалар арасында беренчелекне 1нче ЦДНГ яулады.
Илдар ГУМЕРОВ,
6нчы ЦДНГның яшьләр лидеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев