Татарстанда Мәдәният елын ачу тантанасында Азнакай делегациясе дә катнашты
Башкалабыз Казанда республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды. Бер үк вакытта ул Татарстанда Мәдәният елын тантаналы ачу да булды. Бәйрәмгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләреннән торган Азнакай делегациясе дә чакырулы иде. Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанның бу өлкәдәге казанышларын бәян итеп, эшчәнлеккә...
Башкалабыз Казанда республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды.
Бер үк вакытта ул Татарстанда Мәдәният елын тантаналы ачу да булды. Бәйрәмгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләреннән торган Азнакай делегациясе дә чакырулы иде.
Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанның бу өлкәдәге казанышларын бәян итеп, эшчәнлеккә югары бәя бирде һәм аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.
Әлеге дүрт "иң-иңнәр"нең берсе - безнең Азнакайныкы - сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Флюра Әпсәләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев