Татарстан Рәисе Азнакай районының Мәлбагыш авылында 3Д-принтер ярдәмендә төзелгән мәдәни үзәкне ачуда катнашты
Бүген Азнакай районының Мәлбагыш авылында тарихи вакыйга булды — биредә 3Д-принтер ярдәмендә «басылган» «Мәллә» иҗтимагый-мәдәни үзәге ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» Компаниясе җитәкчелеге катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бинаның мөмкинлекләре, анда урнашкан социаль объектлар белән шәхсән танышып чыкты.
«Авыл халкына боларның барысы да кирәк һәм мөһим — китапханәсе дә, клубы да, фельдшер-акушерлык пункты, спорт залы, почтасы да. Монда алар барысы бергә тупланган. Үзәкнең рәхәтен үзегезгә күрергә насыйп булсын», — диде Рәис халыкны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзәкнең Мәлбагыш кына түгел, барлык Азнакай халкы өчен зур бүләк булуын ассызыклап, әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен Рөстәм Миңнехановка, «Татнефть» җитәкчелегенә, нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы чара районыбыз үзешчәннәре, балалар иҗат коллективлары катнашында концерт белән дәвам итте. Урамда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле остаханәләр эшләде.

«Мәллә» — «Татнефть» Компаниясенең уникаль проекты. Ул Россиядә 3Д-басма ысулы белән төзелгән иң зур объект санала. Бинаның мәйданы 1600 кв. метрдан артык, биеклеге — 9,85 метр. Ә концерт залының диварлары якынча 10 метрга кадәр «күтәрелә». Үзәкне төзүгә 500 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Моңа кадәр Россиядә мондый басма ысул шәхси торак төзелешендә генә кулланылган. "Татнефть«нең Мәлбагыш авылындагы иҗтимагый киңлек өчен уңышлы гамәлгә ашырылган архитектура-төзелеш проекты аддиктив төзелеш өлкәсендә чын-чынлап революция булды.
«Мәллә» авыл җирлеге хакимияте бинасын, мәдәният сараен, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе һәм спорт залын бер түбә астына берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев