Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигәткә бәйле сынамышлар

Сентябрь аена халык сынамышлары.

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә. ·

Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер. ·

Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә. ·

Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар. ·

Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер. ·

Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр. ·

Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев