ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышларда улларын югалткан Азнакай әниләрен зал аягурә басып алкышлады

(Азнакай, Резеда Шәрипова, 30 ноябрь) Бүген Мәдәният йортында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, эштә уңган, күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән тәбрикләп, аларга иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бер төркем әниләргә бүләкләр тапшырды. Әфган сугышында һәм локаль конфликтларда улларын югалткан әниләргә чәчәкләр бүләк...

(Азнакай, Резеда Шәрипова, 30 ноябрь) Бүген Мәдәният йортында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, эштә уңган, күп балалы әниләрне хөрмәтләделәр.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләр көне белән тәбрикләп, аларга иң җылы, изге теләкләрен җиткерде, бер төркем әниләргә бүләкләр тапшырды.
Әфган сугышында һәм локаль конфликтларда улларын югалткан әниләргә чәчәкләр бүләк иткәндә, зал аларны аягурә басып алкышлады.
- Сугышлар булмасын, әниләрнең йөзендә бары елмаю балкысын, - диде Марсель Шәйдуллин.
Бу көнне районыбыз сәхнә йолдызлары әниләргә багышланган җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Сугышларда улларын югалткан Азнакай әниләрен зал аягурә басып алкышлады

Нет комментариев