Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

“Сәләт-Азнакай” клубы туган көннен билгеләп узды (ФОТО+ВИДЕО)

Кичә Балалар иҗаты үзәгендә “Сәләт-Азнакай” клубы үзенең туган көнен билгеләп узды. Ул “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены форматында оештырылды. Барлыгы җиде команда зирәклектә көч сынашты.

– Безнең клуб 2016 елның 5 декабрендә 4 нче лицей базасында оешты. Ул актив эшчәнлек алып бара һәм сәлкешләрнең саны елдан-ел арта. 2016 елда зур бүләкккә – “Сәмрух” премиясенә лаек булдык, – ди җитәкчеләре Эльвира Рәфыйкова.

Әлеге чарага Казаннан – “Сәләт” клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов та килде. Ул “Сәләт”нең эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштырды һәм Азнакай сәлкешләре республикада иң яхшылар дип билгеләп үтте.

 Сәләт татарча сөйләшү, аралашу, туган телне өйрәнү мәйданы булуы белән дә үзенчәлекле.

– “Сәләт” клубы белән тормышым тыгыз бәйләнгән. “Сәләт” аланында форумнар, иҗади-интеллектуаль сменалар үткәрдек. Балалар аларга барырга атлыгып торалар. Монда яңа дуслар табалар, позитив энергия алалар, иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе туплыйлар, – ди тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев