Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәрвәр Хәнипова районыбызда яшәп иҗат итүче иң актив язучыларның берсе

Ул шигырьләр, шул исәптән балалар өчен дә, хикәяләр, мәкаләләр яза. Укучыларыбыз игътибарына аның «Кашкарый чәчәкләре»хикәясен тәкъдим итәбез.

 Кашкарый чәчәкләре

–  Әти,син миңа 500 сум акча бирә аласыңмы? диде тугыз яшьлек Дамир, – Миңа акча кирәк. Илгиз борылып карарга өлгермәде, аш бүлмәсеннән җилкәсенә сөлге салган Дания килеп чыкты.

– Исең китәр соравына, – диде ул, – син ничек әтиеңнән шуның хәтле акча сорый аласың? Син аның ничек акча эшләгәнен беләсеңме? Ни өчен әле ул сиңа андый суммада акча бирергә тиеш? Син, Илгиз, нигә авызыңны йомып басып торасың?

– Нигә сиңа акча? – дип сорады Илгиз дорфа гына.

– Чәчәкләр алырга телим, – диде малай күз яшьләрен тыеп.

– Чәчәкләр? Ишеттеңме, – диде Дания явызланып. Кызларга чәчәк бүләк итәргә сиңа иртәрәк түгелме соң әле? Әнә урамга чык та өз, анда ниндие генә юк.

– Миңа әниемнең фотосындагы кебек чәчәкләр кирәк, – диде Дамир.

– Юк, улым, – акча юк, – дип өздереп әйтте әтисе.

Малай бераз карап басып торды да, акча булмаячагын аңлап, елап урамга чыгып китте. Ул ничек кенә кызыгып торса да, акчасы булмагач, киосктагы кашкарый чәчәкләрен ала алмады.

Дамир әнисенең фотосын исенә төшерде. Әнисе шундый кашкарый чәчәкләре гөлләмәсе белән, елмаеп төшкән иде. Әнисе аның бик сөйкемле, юмарт, Дамирны һәрвакыт ярата, әкиятләр сөйли, шундый тәмле итеп ризыклар пешерә, аның кулыннан тәмле исләр килеп тора иде.

Ул көн Дамирның хәтерендә яхшы саклана, чөнки әнисе анда күзләрен мәңгелеккә йомды. Коеп яңгыр яуды. Өйдә кеше бик күп, аяк басар урын юк. Кайберләре елый, кайберләре пышылдап сөйләшә, кайберләре эндәшмичә басып тордылар.

– Бигрәк яшь көенчә китте, аңа әле яшәргә дә яшәргә иде…

– Ай,ай,ай! Сөйләмә дә инде. Йөрәге тоткан, йөрәге. Нигә икән? Ни өчен борчылды икән? Ире дә бик әйбәт, дип сөйләнделәр. Кечкенә Дамир кем турында сөйләгәннәрен аңлап бетермәде. Ул таш булып басып торган әтисен күрде, ләкин ул улы янына килеп тә карамады. Дамирны күрүче дә булмады.Ул берничә тапкыр әнисе янына килеп, аның йөзен күрергә теләде.Әнисе аның бөтенләй башка иде.

Дамир авыр сулап куйды, чөнки аның чәчкә сатып алырга акчасы җитми иде. Шулай да ул батырлыгын җыеп, киоскка керде. Сатучы аңа ачулы караш ташлады.

– Миңа менә шундый чәчәкләр кирәк иде, ләкин  минем акчам 50 сум гына, – диде малай. – Аларны миңа сатып бирегез әле, сездән үтенеп сорыйм .Мин акча җыеп сезгә китерер идем, – диде ул.

– Җыеп бетергәч, килеп алырсың, – диде сатучы кырыс кына.

– Юк, алар миңа бүген кирәк иде, телисезме мин сезнең бөтен эшегезне эшлим. Нинди эшегез бар?

– Синең исемең ничек? – дип сорады  шулчак аның янына килеп баскан абый.

–  Дамир, диде малай кызарып, борынын тартып. Ул киосктан чыкты да, чүгәләп, башын тезенә куеп елап җибәрде.

–  Миңа шушы чәчәкләрдән ике букет ясагыз әле, диде  таныш түгел абый сатучыга мөрәҗәгат итеп.

 Урамга чыккач, бер букетын Дамирга сузды:

–  Минем исемем Рөстәм. Менә сиңа теләгән чәчәкләрең. Нәрсә эшлисең чәчәкләр белән? – дип сорады ул.

– Әнигә, аның бүген туган көне иде, – диде Дамир.

– Әниең бик бәхетле икән. Ә ник “иде”?

–  Мин чәчәкләрне зиратка илтәм,чөнки ул өч ел элек үлде. Мин әнә теге өйдә әти, үги әни белән яшим.

Рөстәм хатирәләргә бирелде. Ул да бит Дамир сыман, әти-әнисез калды. Балалар йортында тәрбияләнде. Әти-әнисе авариядә үлгәндә Рөстәмгә җиде яшь иде. Туганнары аны тәрбиягә алырга теләмәде. Рөстәмне балалар йортына урнаштырдылар. Ул тәрәзә янында берничә көн елап басып торды. Шунда аның янына матур гына бер кыз килде дә, кулыннан алып :

–  Әйдә минем белән. Мин Алинә исемле. Миңа алты яшь Телисеңме, мин синең апаң булырмын,тик елама гына, диде.

Рөстәм ризалашты.Ул озак еллар Алинәнең энесе булды. Алинә үзе дә тулы ятим иде. Үсеп җиткәндә бер-берсеннән башка яши алмыйлар иде. Аларның дуслыгы мәхәббәткә әйләнде. Балалар йортыннан киткәндә Рөстәм Алинәне килеп алырга сүз бирде. Ул Себердә эшли башлады, шактый гына акча эшләде.Читтән торып югары уку йортына укырга керде. Унсигез яшендә Рөстәм Алинәне интернаттан алды, аңа романтик кичә ясады, чәчәкләр бүләк итте. Алар бик озак шәһәрдә йөрделәр, беренче онытылмас төннәрен уздырдылар. Алинә чәчәкләре белән елмаеп фотога төште.

Рөстәм Алинәгә өйләнергә сүз бирде. Ләкин Алинәнең приют документлары әзер түгел иде.    

Бераз көтәргә булдылар.Рөстәм беркөнне эштән кайтып килгәндә аңын югалтып егылды. Аңа алты ай буе шифаханәдә ятарга туры килде. Ниһаять, егет аягына  басты. Ул Алинәсе янына ашыкты.

Аңа приютта: “Алинәнең киткәненә биш ай инде”, – диделәр. Адресын алып, эзләп барганда Рөстәм аны бер егет белән күрде. Алинә авырлы иде. Егет аны җитәкләп сак кына баскычтан алып төшә. Алинә Рөстәмне күреп алды:

–  Рөстәм, Рөстәм, дип  кычкырса да, егет китеп барды, аңлашырга теләмәде.

   Шул көннән соң күп еллар үтте. Рөстәм яңадан туган шәһәренә кайтты. Ул чәчәк сатучы кыз белән танышкан һәм аны очрашуга чакырырга килгән иде..

... Малай Рөстәмгә рәхмәтен әйтеп, автобус тукталышына таба атлады. Ә Рөстәмне Дамир бик дулкынландырды. Ул чәчәкләрен алды да, машинасына утырып китте, Алинәне туган көне белән котларга теләде.Приютка килде, аның адресын сорады.

–  Рөстәм, син белмисеңмени, Алинә өч ел элек үлде бит. Үләр алдыннан без аның белән очрашкан идек. Ул үзенең авырлы көенә кияүгә чыгуы турында сөйләде. Улы хәзер дә ире белән яшәсә кирәк, диде приют хезмәткәре. Рөстәм бераз тынычлангач, зиратка китте. Алинәнең кабере янына килде. Анда нәкъ аның кулындагы кебек чәчәкләр иде. 

–  Алинә, Алинәкәем, мине гафу ит, Дамир безнең улыбыз мени? – дип елады ул.

   Ә Дамирга өйдә үги әнисеннән шактый эләкте. Фатирдан чыгып килгәндә кемдер кулыннан тотып алды.

–  Нигә аны җәберлисең, нигә аңа сугасың? диде. Ул кеше – Рөстәм иде. Рөстәм Дамирны кочаклап алды. Шулчак Илгиз дә килеп чыкты. Ул Рөстәмне таный һәм аның Дамирның әтисе икәнен белә иде. Барысын да хәл иттеләр. Дамир әтисе белән яши башлады, ул бик бәхетле иде. Рөстәм дә Алинәнең төсе булган улы Дамирның булганына бик сөенде.

                                  Сәрвәр Хәнипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев