Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй авылында көтүчеләрне данладылар

“Чыбыркылы батырлар” бәйрәме җылы хатирәләргә бай булды

Сәпәй авылында узган “Чыбыркылы батырлар” бәйрәме күпләр өчен гади чара гына түгел, ә балачакка, авылның җанлы елларына кайту кебек булды.

Мәдәният йорты янына авыл халкы, кунаклар, күп еллар көтү көткән абыйлар-апалар җыелды. Аларны аеруча хөрмәт белән каршы алдылар. Элек көтүче булу зур җаваплылык саналган. Ул һәр сыерны, һәр бозауны таныган, кайсы малның кайда йөргәнен белгән.

Бәйрәм барышында элекке көтүчеләрнең кызыклы хатирәләре яңгырады. Авыл халкы көтү маҗараларын искә төшерде.

Күп еллар ветеринар булып эшләгән Минсалих Солтановка да аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Чарада милли уеннар оештырылды, җырлар яңгырады, биюләр булды. Бәйрәм мул табын артында сыйлану белән тәмамланды, – ди клуб директоры Ләйсән Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев